Мөслимдә "Мәк" операциясе бара
1 августта «Мәк» оператив-профилактик операциясенең икенче этабы старт алды. Үсемлек наркотиклары белән бәйле булган хокук бозуларны кисәтү, шулай ук наркотик матдәләр чималын җитештерү, үстерү очракларын ачыклау максатыннан оештырылучы әлеге чара 1 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.
"Райондашларыбызның исенә төшерәбез: наркотиклар белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар, югарыда әйтелгән үсемлекләр үскән урыннарның барлыгы турында белсәгез, үзегезнең участковыегызга яисә район эчке эшләр бүлегенә 2-42-02, 02 телефоннары аша шалтыратып әйтә аласыз", - дип хәбәр итә оперуполномоченный, полиция подполковнигы Эльмир Шәймәрданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев