Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Мәк - 2017" операциясе башланды. Наркоконтрольнең ышаныч телефонын игълан иттеләр

Республика буенча "Мәк-2017" операциясе башланды. Аның максаты - мәк, киндер һәм шуның кебек составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең законсыз үстерелүен ачыклау һәм юк итү, шулай ук үсемлекләрдән торган наркотикларны законсыз транспортлау каналларын ябу.

"Бу операциянең беренче этабы 13 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Эчке эшләр органнары, УФСБ, чик буе идарәсе, таможня һәм башкарма хакимият органнары да катнашучы әлеге чарага берәү дә битараф калмасын иде", - ди ТР эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча опероуполномоченные Эльмир Шәймәрданов. Составында наркотиклар булган үсемлекләрне законсыз үстерү, сату һәм саклау фактлары турында мәгълүмат белүчеләр наркоконтрольнең тәүлек әйләнәсенә эшләүче 8-843-273-43-45 телефонына шалтыратырата ала. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев