Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Мисс Көз" исеменә лаеклар берничә

Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында балаларның берничә иҗтимагый оешмасы эшли. Алар арасында район балалар Думасы иң активлардан санала. Күптән түгел генә Дума "Мисс көз-2017" бәйгесе уздырды. Конкурста районның унбер мәктәбеннән унбиш кыз катнашты. Чараны район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин ачып, теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерде, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов уңышлар теләде.

Бәйге өч яшь номинациясендә - башлангыч, урта һәм югары класс укучылары арасында үткәрелде. Башлангыч класс укучылары өйдә, көз темасына багышлап, кул эшләре композициясе әзерләргә, урта һәм өлкән класс кызлары үзләре ризыклар пешерергә тиеш иде. Алардан "Көз фантазиясе" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Түбән Табыннан Аделина Идиятуллина, лицейдан Мәдинә Латыйпова, Мөслим урта мәктәбеннән Зәйнәп Габдуллинаның эшләре аеруча зәвыклы иде. Камыр ашлары арасында Күбәктән Алсу Нуруллина, Михайловкадан Эльвина Садыйкова, Рус Шуганнан Сюзанна Кузнецованың ризыклары башкалардан аерылып торды.

Хөкемдарларга тәкъдим ителгән "Визитка" бәйгесендә катнашучылар презентация тәкъдим итте, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Мәдинә Латыйпова, беренче класста гына укыса да, рус халык биюе белән сокландырды, Сюзанна Кузнецова исә көз турында бик матур җыр башкарды. Аны якларга һәм көч биреп торырга классташлары да килгән иде. 5-11 класс кызлары арасында Эльвина Садыйкова, Олы Чакмактан Аида Гарипова, Алсу Нуруллинаның җырлары, лицейдан Диана Смирнованың татар халык биюе алкышларга күмелде.

Интеллектуаллар ярышы экология темасына багышланды. Билгеле бер вакыт аралыгында, сорауларга дөрес җавап биреп, кызларыбыз үзләренең белемле икәнлекләрен расладылар. Алсу Нуруллина, Мәдинә Латыйпова, Аида Гарипова, Тойгельдедән Диләрә Минһаҗева, Тат. Бүләрдән Адилә Нәҗипова иң күп балл җыйдылар.

Хуҗалык-көнкүрештә кулланылган, инде кирәк түгел дип, алып куелган материалларга "җан өреп" ясалган "Көз костюмнары" бәйгесе аеруча үзенчәлекле булды. Кызлар, фантазияләрен эшкә җигеп, нинди генә костюмнар әзерләмәгәннәр! Алар арасында җылылык өчен кулланылучы фольгадан тегелгән патшабикә костюмы да, иске газеталарны файдаланып, полиэтилен чүп капчыкларын кабартып ясалган итәкләр дә, поролоннан тегелгән күлмәкләр дә бар иде. Көз символы булган сары төстән тегелгән костюмнар, яфраклар белән бизәлгән таҗ кигән кызларыбыз да бәйгенең күрке булды. Ни кызганыч, кызлар сәхнәдә югалып калдылар, күпме көч һәм вакыт сарыф итеп әзерләнгән искиткеч костюмнар тамашачыга тиешенчә тәкъдим ителмәде.

Хөкемдарлар һәр номинация буенча аерым бәя биреп, уртача балл чыгарылды. Башлангыч класс укучылары арасында, иң күп балл җыеп, "Мисс көз-2017" титулына лицейның 1 класс укучысы Мәдинә Латыйпова лаек булды. Урта яшьтәгеләр арасында Михайловка урта мәктәбенең 7 класс кызы Эльвина Садыйковага тиңнәр булмады. Ә югары класслар арасында Күбәк урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алсу Нуруллина иң күп балл җыйды һәм үз төркемендә җиңү яулады. Төрле номинацияләрдә Күбәктән Энҗе Маликова (3 класс), Рус Шуганнан Сюзанна Кузнецова (4 класс), Олы Чакмактан Аида Гарипова (6 класс), Тойгельдедән Диләрә Минһаҗева (5 класс) җиңүчеләр булдылар. Кызларга мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау кәгазьләре, һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырылды. Чараның иганәчесе - "Сөмбелә" балалар кибете булды. Игелекле иганәчегә оештыручылар исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

Наилә Сәлахова,

мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев