Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган 7 кеше тоткарланган

14 июльдән 31 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 56 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда җиде хәбәргә күбрәк, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

Узган атнада бер җинаять эше кузгатылды: суд карары белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән гражданин Ш. алкоголь исереклеге хәлендә тарнспорт белән идарә иткәндә тоткарланды.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 143 беркетмә төзелде, шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 7 гражданин, башка төр хокук бозулар өчен 11 гражданин административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 125 беркетмә төзелде. Өч гражданинның транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүе ачыкланды.

Атна дәвамында 6 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Транспортларын тротуарда яисә газонда калдырган машина хуҗаларын җаваплылыкка тарту буенча эш дәвам итә. Узган атнада шундый ике материал район Башкарма комитетына карауга җибәрелде.

Узган атнада бер кеше ирекле рәвештә корал тапшырды.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев