Мөслим-информ

Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе башланды

Бүген Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе башланды. Хәбәр иткәнебезчә, ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшә. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан барлыгы 300гә якын кунак кабул ителде. Конференция катнашучылары, иң элек, Мөслим балалар бакчалары нәниләре куйган яшь армиячеләр парадын карады. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты фойесында район үзәгендә эшләүче 5 база балалар бакчалары күргәзмә тәкъдим итте. Соңыннан, мәгариф хезмәткәрләре тамаша залына пленар утырышына җыелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: