Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә мәчетләр саны арта

18 август көнне Мөслим районында ике яңа мәчет ачылачак. Бу атнада җомга көнне, 18 августта Мөслим районында ике мәчет ачылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан халыклар ассамблеясының Мөслим районындагы вәкиллек җитәкчесе Рушат Солтанов хәбәр итте. "Мөслим районы рухи алгарыш кичерә, - ди Рушат Солтанов.

-18 август көнне бездә берьюлы ике Аллаһ йорты ачылыр дип көтелә. Элемтә дигән үзенчәлекле авылда 10:00 сәгатьтә, ә Мөслимнең үзендә 11:00 сәгатьтә тантаналы ачылыш чаралары узачак. Ике мәчетне дә мөселман кардәшләребез һәм спонсорлар акчасына торгыздык. Аллага шөкер, Мөслим халкы дингә хәерхаклы. Махсус укыган дин эшлеклеләребез сирәк булса да, ата-бабадан өйрәнеп калган гыйлем буенча дин йолаларын төгәл үтәүче бабайларыбыз хисабына бер мәчетебез дә имамсыз тормый". Мөслимдә бүгенге көндә 30 га якын мәчет эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X