Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә матур үзгәрешләр бар

Сессиядә район өчен әһәмиятле булган ике программа: “2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында рухи һәм әхлакый үсеш” ведомствоара һәм “2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше” турындагы программалар депутатлар тарафыннан хуплап кабул ителде.

Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXII сессиясендә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай диде. Сессия эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, “Сетевая компания” җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, “Агросила” холдингы генераль директоры Булат Шакиров, “Август” акционерлык җәмгыятенең агропроект җитәкчесе Айдар Галәүтдинов, район Советы депутатлары һәм район җәмагәтьчелеге катнашты.

Кунаклар иң элек “Аргамак” ат спорты клубы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә клубның яңа төзелгән корпусын карадылар. Бүгенге көндә клубта 14 ат тәрбияләнә. Яңа корпус тулысынча эшләнеп беткәннән соң, атлар саны 24 кә җитәр дип планлаштырыла. Аннан соң кунаклар “Мөслим коры сөт заводы”на юл тотты. Завод директоры Фаит Шәйморзин кунакларны “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативында һәм заводта җитештерелгән сөт эшләнмәләре белән таныштырды, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Марат Әхмәтов районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр белән дә очрашты, министрлык тарафыннан тәкъдим ителүче грантлар белән таныштырды, ташламалы субсидияләр һәм грантлар алу буенча булган сорауларга җавап бирде. Быелгы язгы чәчү компаниясенә ашламалр бирү буенча сорауларга ачыклык кертте.

Район мәдәният йорты фойесында урнаштырылган стендлар да кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар стендлар аша җирлегебездә башкарылган эшләр белән якыннан таныштылар һәм спорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, иҗтимагый тормыш, төзекләндерү юнәлешләрендә ирешелгән уңышларны карадылар.

Сессия эшен башлап, район башлыгы Рамил Муллин “2018 елда Мөслим муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше һәм 2019 елга бурычлар” турында таныштырды һәм авыл хуҗалыгы тармагында яңа бурычлар билгеләде:

– Районның социаль-икътисадый үсеше нигезендә төп юнәлеш – авыл хуҗалыгы тармагы. Районыбызда авыл хуҗалыгы җирләре 111 мең гектар мәйданны били. Аның 80 мең гектарга якыны – чәчүлек җирләр. Бүген районда файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре юк. Районда өч эре агрофирма (инвесторлары – “Чаллы икмәге”, “Агросила”, һәм “Август” җәмгыятьләре), 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60тан артык крестьян-фермер хуҗалыгы, терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүче 49 гаилә фермасы эшли. Алар арасыннан “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” хуҗалыклары матур нәтҗәләр күрсәтә. Бүген җитештерелгән ашлыкны, читкә чыгармыйча, районның кошчылык тармагына юнәлтү мөмкинлеген уңышлы кулланабыз. Соңгы елларда керткән инвестицияләр, яңа технологияләр, югары репродукцияле чәчүлек орлыклары, югары җитештерүчән заманча техника куллану, машина-трактор паркын янарту уңай динамикага китерер дип өметләнәм.

2017 елда авыл хуҗалыгы тармагына 1 млрд 800 млн сумлык инвестиция кертелгән булса, 2018 елда әлеге күрсәткеч 1 млрд 976 млн сум тәшкил итте. Республикада 1 млрд сумлык субсидиядән 200 млн сумга якынын мөслимлеләр алды. Димәк, безгә игенчелектә уңай динамиканы саклап калу һәм үстерү максатында, киләчәккә тагын да зуррак бурычлар куярга кирәк. Гектар биремен 35-40 цетнерга күтәреп, ашлыкның тулай җыемын 140-150 мең тоннага җиткерү – безнең өчен реаль бурыч, дип исәплим.

Доклад буенча фикер алышуларда “Август-агротехнологияләр” дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин, “Габидуллина” гаилә фермасы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина, Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев катнашты. Сессия эшендә катнашучы Марат Әхмәтов Мөслим соңгы елларда күпкырлы матур үзгәрешләр кичерә диде:

– Соңгы өч-дүрт ел эчендә районда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күп эшләнә. Яңа мөнәсәбәт, яңача фикер үзен аклады. Мөслимнең үзендә генә түгел, ә авылларда да матур яңалыклар барлыкка килде. Уңай үзгәрешләр районның киләчәген өметле итә. Авыл хуҗалыгы тармагына, бигрәк тә игенчелеккә зур инвестицияләр кертелә. Җир белән эшләүнең бик күп кенә матур үрнәкләре бар биредә. Авыл хуҗалыгы – ул искиткеч зур акча һәм озак сроклы финанс чыгымнары таләп итә торган тармак. Алдагы бер-ике елда Мөслим игенчелек тармагында булган матур үзгәрешләр белән республикада әйдәп баручы районнар рәтенә күтәрелер дигән өметем бар. Мөслимдә кошчылык тармагына аерым бер мәхәббәт бар һәм без бу юнәлешне хуплыйбыз. Җирлек – урта һәм кече эшмәкәрлек буенча да бик күпләргә үрнәк. Гомумән алганда, мөслимлеләрнең 2019 елга билгеләгән эш юнәлешләрен ихлас күңелдән хуплыйм һәм матур башлангычларыгыз, һичшиксез, дәвамлы булсын, дип телим. Киләчәктә дә эшле һәм ашлы булып, республикабызны куандырып, шатланып яшәгез!

Сессиядә район өчен әһәмиятле булган ике программа: “2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында рухи һәм әхлакый үсеш” ведомствоара һәм “2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше” турындагы программалар депутатлар тарафыннан хуплап кабул ителде. Калган мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар чыгарылды. Сессия ахырында бертөркем хезмәт алдынгыларына республика һәм муниципаль район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X