Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә машиналарын дөрес түгел урынга куючыларны ачыклаячаклар

Мөслимдә "Проезд" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында күпкатлы йорт ишегалларына машина куйган шоферлар тикшерелә. Катлы йорт ишегалды мәйданнарында машина куярга ярамаганын белсәләр дә, тәртип бозучылар шактый.

"Һәрберсенең машинасын йорт, балкон, подъезд каршына, ягъни күз алдына куясы килә, ә бу дөрес түгел. Әлеге машиналар "ашыгыч ярдәм" һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләргә юлны каплый. Кичектергесез ярдәм кирәк булганда кирәкле хезмәтләр ишегалдына бөтенләй керә алмый. Алдагы атнада гына да тәртип бозган 5 райондашыбызга административ беркетмә төзелде", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев