Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә өлкәннәр йога белән шөгыльләнә?

Мөслим - Татарстанга һәрьяклап танылган район. Шулай булмый ни, монда тырыш, тиктормас һәм максатчан халык яши бит. Көннән-көн зуррак җиңүләр яулаучы Мөслим яшьләре белән беррәттән, яшь чакларын гөрләтеп уздырган пенсионерлар да актив тормыш рәвеше алып баралар: шахмат ярышларында катнашалар, чаңгыда шуалар... Өстәвенә,йога белән шөгыльләнергә дә вакыт табучылар бар икән. Соңгысы...

Бик пөхтә бүлмәгә аяк басу белән, ниндидер уңай энергия биләп ала. Барысының да кәефләре күтәренке, әйтерсең лә ял итәргә килгәннәр. Мин кергәндә,өлкәннәр көне уңаеннан, берәр кайда очрашып, "чаепитие" үткәрик,дип сөйләшәләр иде. Ахырда,ниндидер кафеда җыелырга булдылар бугай. Өй,бакча мәшәкатьләреннән аерылып,вакытны үзләренең сәламәтлегенә дә багышлый белә торган өлкәннәр җыелган монда.Йога курсларына сәламәтлек өчен киләбез һәм һәрвакыт киләсе очрашуга кадәр җитәрлек уңай энергия алып чыгабыз,диләр алар. Дуслашып ук беткән апа-абыйларның яшь егет-кызлар кебек көлеп,шаярып сөйләшүләрен карап тору да бик кызык. Баш өлешенә массаж ясаганда,Рәмилә апаның: "Прическаларыгызны жәлләмәгез,"- дигәч, Фәнис абыйның үзенең "булмаган прическасы" өчен шаярып борчылуын күргәч, ирексездән кәефләр күтәрелеп китә.

Районда йога курсларын ачырга теләк белдергән Рәмилә апа Галимова белән аның хәләл җефете Фәнис абый Галимовка район хакимияте каршы булмый, аларга шөгыльләнү өчен уңайлы бүлмә дә бирәләр. Рәмилә апа үзе төп Мөслимненке, Фәнис абый - Азнакай районыннан, моңарчы алар Баулыда яшәгәннәр. Моннан 7-8 ел элек Рәмилә апа, авыргач, кызы киңәше буенча йога курсларына бара, аның файдасын күреп, йога серләренә үзе дә төшенә, һәм, пенсиягә чыгып, Мөслимгә кайткач, райондашларына бушлай курслар уздырырга була.

Бер карашка, йога - физик күнегүләр, махсус сулыш күнегүләре һ.б. Әмма йоганың үзенчәлеге - ул сәламәтлекне дә ныгыта һәм шул ук вакытта кешене рухи яктан үстерергә дә сәләтле. Чынлап та,йога белән шөгыльләнүчеләр арасында хроник бронхит,баш авыртуы, кан басымы авыруларыннан арынучылар шактый. Әлбәттә, махсус дарулар да ярдәм итәр иде, әмма, билгеле, дару, бер яктан, - дәва булса, икенче яктан, - зыян. Ә әлеге курсларга йөрүчеләр үзләрен сәламәтлек ягыннан гына түгел,рухи яктан да ныгыталар. Бүгенге кырыс, тискәре эмоцияләргә корылган заманда йога тормышны яратырга өйрәтә, үз-үзеңне аңларга ярдәм итә. Йогадан соң кирәкмәс уйлар бетә, агрессия юкка чыга, кеше тынычланып кала. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: йога дин белән берничек тә бәйле түгел; йогага да, мәчеткә йөрүчеләр дә күп монда.

Бу - бернинди секта да түгел,монда бары тик файдалы һәм шул ук вакытта күңелле итеп вакыт үткәрергә киләләр. Уйлап карагыз әле: пенсиягә чыгып, өйдә хәрәкәтсез рәвештә телевизор каршында утыру яхшыракмы, әллә атнага берничә сәгатьне үзеңнең сәламәтлегеңә багышлаумы?

Эльза Гыйздәтова, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев