Мөслимдә  ленд-арт фестивале узачак
Яңалыклар

Мөслимдә ленд-арт фестивале узачак

Әлеге фестиваль укуларында мөслимлеләр белән бергә 45 укый һәм күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән укырга килүчеләр көтелә.

12 май көнне Мөслимгә Новосибирск шәһәреннән ленд-арт фестивале директоры Вадим Казанский килә. Лэнд-арт –ландшафт сәнгате. Ул Америкада 1960 еллар ахырында барлыкка килгән сәнгать юнәлеше, анда рәссам тарафыннан булдырыла торган әсәр табигый ландшафт белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге фестиваль укуларында мөслимлеләр белән бергә 45 укый һәм күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән укырга килүчеләр көтелә. Мөслимнең үзеннән генә дә Казанский дәресләрен 45 райондашыбыз үзләштерәчәк. Ботактан скульптура ясарга теләге булганнар 12-13  май көннәрендә бу сәнгать төренең теориясен, 14 майда практикасын үзләштерәчәк.  16+

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев