Мөслим-информ

Мөслимдә кыр эшләре – финиш сызыгында

Язның суык һәм кырыс килүенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында кыр эшләре төгәлләнеп килә. Яңгырлар да файдага гына, ди белгечләр. Бүгенге көндә район буенча чәчү башкарыласы барлык мәйданның 84 процентында эш төгәлләнгән. ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы чәчү барышын карады. "Берникадәр соңарсак та, язгы кыр...

Язның суык һәм кырыс килүенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында кыр эшләре төгәлләнеп килә. Яңгырлар да файдага гына, ди белгечләр. Бүгенге көндә район буенча чәчү башкарыласы барлык мәйданның 84 процентында эш төгәлләнгән. ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы чәчү барышын карады. "Берникадәр соңарсак та, язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән кереп кителде. Республика чәчүне төгәлләүгә таба бара. Мөслимгә килгәндә, эшнең оештырылуы һәм яңа технологияләр куллану, җир эшкәртү буенча эш һәм сыйфат яхшы якка үзгәрде. Күзгә ташланып торган җитешсезлекләр юк дәрәҗәсендә. Алдагы еллар белән чагыштырганда Мөслимдә эшкәртелүче җир мәйданнарының һәм бөртекләрнең сыйфаты буенча матур үзгәрешләр бар. Мөслимнең үсемлекчелек тармагы өметле, дип уйлыйм", - диде Илдус Харисович. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 39 100 гектарда чәчү эшләре башкарылган. "Намус" агрофирмасы һәм Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы чәчү эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлады. "Туган як" агрофирмасы, "Исламов", "Әюпов", "Авзалов" фермер хуҗалыклары да кыр эшләрен тәмамлау сызыгына бастылар. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлаган "Исламов" фермер хуҗалыгы 8600 гектар мәйданда планлаштырылган чәчү эшләрен төгәлләп килә. Хуҗалыкта эшне 8 чәчү комплексы башкара. Арпа культурасы - 220 гектарда, яшел масса өчен тары 250 гектарда чәчелгән. Көзге бодай 1600 гектарны тәшкил итә. Бүген көзге культураларны тырмалау, уҗымнарны тукландыру, бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы агу-химикатлар белән эшкәртү бара. 492 гектар мәйдан биләячәк язгы бодай чәчү дә төгәлләнү алдында. Булачак уңышка нигез салуда алдынгы механизаторлар Фәнүс Хәйруллин, Фәнис Минһаҗев, Фидаил Гыйзетдинов, Максим Тазов, Виталий Лошкарев, Фирдәвес Габидуллин, узган ел гына аграр көллиятне тәмамлаган Ирек Галиев хезмәт куялар. Орлык ташучы Илнар Мәгалимов, Ринат Фәрдиев, Әбүзәр Нәгыймов басу юлыннан кайтып кермиләр. Димәк, Исламовлыларда иген уңышы мул булачагына тулы ышаныч бар. "Авзалов" - районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык. Биредә элиталы сортлар чәчүгә зур игътибар бирелә. Быел да хуҗалыкта орлык өчен13 гектарда борчакның "Фрегат", язгы бодайның "Экада-109" сортын чәчкәннәр. Арпаның суперэлита исәпләнгән "Раушан", "Нур" сортлары чәчелгән. Арпа хуҗалыкта 800 гектар мәйданны били. Язгы бодайның "Экада-66" элиталы сорты чәчелә. Бүген әлеге культура 600 гектарда чәчелгән. Чәчү белән бергә чүп үләннәренә каршы көрәш тә бара. Шул максаттан 320 гектар мәйданны биләгән көзге бодайны гербицид белән эшкәртә башлаганнар. Катлаулы ашлама кулланып чәчү иген уңышын арттырырга ярдәм итәчәк, дигән фикердә авзаловлылар. Хуҗалыкның техника паркы да яңа тагылма агрегатлар, техника белән тулыланып тора. Язгы кыр эшләрендә 7 берәмлек техника катнаша. Быел гына алынган "Омичка" исемле СКП-2,1 чәчкече дә язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итә. Белгечләр тарафыннан "Органик Групп" җәмгыяте хуҗалыкларына чәчүне тизләтү бурычы куелды. Әлеге хуҗалыкларда чәчеләсе мәйдан байтак әле. Шуңа һәр сәгать, һәр минут кадерле вакытта, бар мөмкинлекләрне кулланып, тиз арада чәчүне төгәлләү максат итеп куелды. Сабанда сайрашмыйча, ындырда ыңгырашырлык хәлгә калмыйк. Бүген басу-кырларда салынган нигез - булачак иген уңышының башы һәм ел дәвамында безне туендырачак икмәк ул. Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: