Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслимдә кошчылык тармагының киләчәге бар" - диде Фәрит Мөхәммәтшин

Мөслим ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте. Мәртәбәле кунакны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Фәрит Хәйруллович, иң элек "Агролидер" кооперативында булып, биредә оештырылган кош-корт сую һәм эшкәртү цехының эшчәнлеге белән танышты. Әйтергә кирәк, республика кунагы кооперативның эшчәнлегенә зур...

Мөслим ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте. Мәртәбәле кунакны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Фәрит Хәйруллович, иң элек "Агролидер" кооперативында булып, биредә оештырылган кош-корт сую һәм эшкәртү цехының эшчәнлеге белән танышты. Әйтергә кирәк, республика кунагы кооперативның эшчәнлегенә зур бәя бирде. "Татар халкының милли ризыгы саналган какланган каз - һәр табынның күрке. Авыл хуҗалыгы районы саналган Мөслимдә кошчылык тармагының киләчәге бар. Биредә халык матур итеп эшли дә, яши дә белә", - диде республика парламенты спикеры. Әйе, районыбыз эшмәкәрлек хәрәкәтенең актив үсеше буенча республикада лидерлар рәтендә. 2014 елда ачылган әлеге цех үз эшчәнлеген сәгать механизмы кебек алып бара. Монда сәгатенә 200 данәгә якын каз, күркә, үрдәк һәм тавык эшкәртергә мөмкин. Бу эшкә утызлап кеше җәлеп ителгән. Эшкәртелгән казлар суытып һәм туңдырырып реализацияләнә. "Узган ел цехта 12 мең данә кош-корт түшкәсе эшкәртеп сатылды. Быел бу санны 20 меңгә җиткерергә планлаштырабыз", - ди кооператив җитәкчесе Ирек Хәмәдишин.

Районга килгән мәртәбәле кунаклар да, республика җитәкчелеге дә авыл хуҗалыгы техникалары базарында Мөслим брендын булдырган"Агромастер" җитештерү компаниясенең җитештерү куәте белән танышмый калмый. Фәрит Мөхәммәтшин бу юлы күптән түгел генә эксплуатациягә тапшырылган бишенче номерлы җыю цехында эш барышы белән танышты. Биредә әзер детальләрне махсус камерада буяу, җир эшкәртү, чәчү агрегатларын җыю башкарыла. Алым киңлеге18 метр булган агрегатлар ягулык-майлау материалларына да, эшче көчләргә дә, вакытка да зур экономия ясарга мөмкинлек бирә. "Сөренчәк" фермер хуҗалыгы басуларында менә ничә ел инде кыр эшләрен нәкъ менә үзләрендә җитештерелгән ресурс саклау технологиясенә нигезләнгән агрегатлары башкара. Моннан тыш, Кама автозаводында җитештерелгән двигательләрне нигезгә алып, яңа төр маркалы тракторлар җыя башлаганнар. 360 ат көчле ике "Т-360" тракторы инде хуҗаларын тапкан. Киләчәктә 400 ат көчлесен дә җыярга планлаштыралар. Тракторның детальләренең 80 проценты үзебезнең КамАЗда җитештерелгәнгә күрә, күпкә уңайлырак та, очсызгарак та чыга. Чит илдән кертелгән детальләргә нигезләнеп эшләнгән шушындый ук техника бүген 12-14 млн сум торса, биредә җитештерелгәне 4-5 млн сумга гына төшә. "Яңа цех төзеп, җәйгә бу төр техниканы күпләп җитештерә башлаячакбыз", - ди компания җитәкчесе Илгиз Исламов. Россия Федерациясе тарафыннан тәкъдим ителгән - 14х32, Татарстан Республикасының 60х40 программаларына кергән оешма-предприятиеләргә биредә җитештерелгән продукцияне 65 проценты ташлама белән алу мөмкинлеге тудырылган. Шунысын да әйтергә кирәк: "Агромастер" җитештерү компаниясе Россиядә авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү буенча өченче урында тора.

Фәрит Хәйруллович беренче номерлы цехта ЧПУ (сан-программа белән идарә итүче) станоклары белән дә танышты. Заманча ун станокта югары квалификацияле эшчеләр хезмәт куя. Дәүләт Советы рәисе алар белән якыннан аралашып, эш шартлары, хезмәт хаклары белән кызыксынды. Илгиз Зәкиевич киләчәккә планнары белән уртаклашып, электромобиль ясарга ниятләүләрен әйтте. Цехлар эчендә хезмәт күрсәтәчәк бу машина бердән, ягулыкка экономия ясаса, икенчедән, экологик яктан отышлы булачак. Ф. Мөхәммәтшин Мөслимне генә түгел, Татарстанны Рәсәйдә һәм чит илләрдә танытучы "Агромастер" компаниясе эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Парламент рәисе, Туган якны өйрәнү музеенда булып, татар халкының гореф-гадәтләрен, яшәү-көнкүрешен чагылдырган экспозицияләр, борынгы чор эшләнмәләре белән дә танышты, "Мәртәбәле кунаклар" китабына район халкына булган җылы теләкләрен язып калдырды. "Мөслим музее шәһәрләрнекеннән бер дә калышмый. Күпкә баерак, кызыклырак та дияр идем. Районның чал тарихын үзенә туплый алган музейның гомере озын булсын!" - диде ул. Соңыннан кунаклар район үзәк китапханәсенә юл тотты. Биредәге ял зонасы, балалар өчен ясалган аерым сабыйлар почмагы, уңайлы итеп куелган китап киштәләре - боларның берсе дә Фәрит Хәйрулловичның игътибарыннан читтә калмады: "Эшне оештыра белүегез күренеп тора. Киләчәктә дә укучыларыгызны матур итеп каршы алырга һәм озатырга язсын!" - диде ул.

Мөслимнең җитештерү һәм социаль объектларында булганнан соң, Дәүләт Советы рәисе Мөслим муниципаль район Советының VII сессиясендә катнашты. Сессиянең көн тәртибендә "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2016 елга бурычлар турында" мәсьәләсе каралды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты" җәмгыяте генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Органик групп" җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыймадиев, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Әлмәт зона электр элемтәсе узелы начальнигы Рамил Гарифуллин, Әлмәт электр челтәрләре җәмгыяте җитәкчәсе Гамир Латыйпов катнашты. "Мөслим районына килеп керү белән төзеклек, матурлык күзгә ташлана. Төзекләндерү буенча җирлектә шактый күләмле эшләр башкарылган. Тик район ирешкән уңышлар белән генә туктап калырга тиеш түгел. Районның икътисад өлкәсендәге күрсәткечләрне тагын да үстерү, язгы кыр эшләрен бу елны да оешкан төстә үткәрү, фермер Ирек Хәмәдишин мисалында бизнес алып баруның яңа алымнарын һәм формаларын табу - җирлек киләчәген хәл итүче факторлар", - дигән фикерен җиткерде Фәрит Хәйруллович. Районда спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен зур мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. "Иң мөһиме - һәркайда эшне халык фикерен тыңлап оештыру кирәк. Депутатларның халык ышанычын акларлык итеп эшләве мөһим", - диде ул. Ф. Мөхәммәтшин район үзәк хастаханәсе табиб-хирургы Лидия Крымовага "За доблестный труд" медален тапшырды. Район суды рәисе Гөлия Миңнуллинага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовка һәм Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илсөяр Әһлиевага ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Лилия Шәймиева,

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X