Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә киләсе ел уңышына нигез салынды

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Мөслим бүлеге, аның лабораториясе хезмәтчәннәре район авыл хуҗалыгы формированиеләренең алдагы ел уңышын тәэмин итәчәк чәчүлек орлык партияләренә беренчел тикшерү үткәрде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә районга 12 мең 450 тонна күләмендә югары сыйфатлы һәм югары репродукцияле орлык салу планы җиткерелгән иде. Культуралар төренә карап ул түбәндәгечә бүленде: язгы бодай орлыгы - 6 мең 930 тонна, арпа - 4 мең 505, солы - 420, борчак - 540, карабодай орлыгы - 55 тонна. Салынган орлыкларның 17 проценты, ягъни 2 мең 126 тоннасы - оригинал һэм элита орлыклар, 8 мең 400 тоннасы югары репродукцияле. Әлегә 1 мең 924 тонна күләмендә түбән репродукцияле чәчүлек материал да бар.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә нигездә районлаштырылган, безнең шартларга яраклаштырылган сортлар игелә. Әйтик, язгы бодайның - "Экада-66", "Экада-70", "Экада-109", "Экада-113", "Казанская Юбилейная", "Тулайковская-108", "Архат", "Иделле"; арпаның - "Яромир", "Раушан", "Нур"; солының - "Аллюр", "Стиплер"; борчакның - "Ватан", "Тан", "Фрегат" һәм карабодайның "Черемшанка" сортлары.

Җирлектәге хуҗалыкларның чәчүлек орлык фондын яңарту максатында 2015 елда "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстанның элиталы орлык житештерү берләшмәсе составында эшли башлады. Ул, югары репродукцияле орлыклар җитештереп, район хужалыкларын яхшы сыйфатлы чәчүлек материаллар белән тәэмин итә. Орлык яңарту белән "Туган як" агрофирмасы, "Исламов", "Әюпов", "Нуретдинов" крестьян-фермер хужалыклары нәтиҗәле эшли. Әлеге исемлеккә, һичшиксез, "Намус" агрофирмасын да кертергә кирәк. Яңарту, югары репродукцияле сортлар белән эшләүнең нәтиҗәсе дә куанычлы. "Намус" агрофирмасы мисалында карасак, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30 центнер уңыш алынды. 5135 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең уңышы да югары. Агрофирманың алга карап эшләве моңа кадәр районда игелмәгән рыжик, люпин кебек югары керемле культураларны чәчү әйләнешенә кертүендә дә күренә. Бүген район хуҗалыклары үзләренә кирәк кадәр чәчүлек орлыкны, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район лабораториясендә тикшертеп, саклауга куйдылар. Орлыклар ГОСТ таләпләренә туры килә.

Мизхәт Нәбиев, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Мөслим бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев