Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Хәтер көненә багышланган митинг узды (ФОТОЛАР)

Бүген Дан һәм хезмәт мемориаль комплексында “Хәтер һәм кайгы көне” узды. Чарада тыл ветераннары, оешма-предприятие вәкилләре, иҗтимагы оешмалар җитәкчеләре һәм район җитәкчелеге катнашты.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов әлеге көннең мөһим булуын һәм күңелләребездә һәрвакыт саклануын әйтте. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов сәламләде. Сугыш чоры баласы, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Бәхиҗә Баһауова сугыш чорының, ятимлекнең авырлыгы хакындагы истәлекләре белән уртаклашты. Мөслим аграр көллияте укучысы Ильяс Ибраһимов рәхмәтен җиткереп, күкләребезнең  һәрвакыт аяз булуын теләде. Соңыннан чарада катнашучылар мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев