Мөслим-информ

Мөслимдә Казахстан аракысы саткан бер машина тоткарланган

"Алкоголь" дип исемләнгән айлык кысаларында районның спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән кибетләре тикшерелде.

Рейд вакытында Төйгелде авылында урнашкан "Гүзәл" кибетендә 5 литр сыйдырышлы 3 һәм 24 данә 0.5 литр сыйдырышлы шешә табыла. Шулай ук рейд вакытында Мөслим-Саклабаш-Юлтимер юлында "Газель" машинасы туктатылып, тикшерү барышында машинада 100 тартма спитрлы эчемлек табыла. Казахстанда җитештерелгән бу эчемлекне безнең районга законсыз рәвештә алып кайтулары ачыкланды. Машина штраф стоянкага ябылды, хуҗасына бертекмә төзелде. Законсыз рәвештә алкоголь белән сәүдә итүчеләрне ачыклау буенча рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Әлеге факт буенча тулырак мәгълүматны сез Мөслим телевидениесенең 20 декабрь чыгарылышында "Сабак булсын" тапшыруында ала аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: