Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

9 май - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү планы нигезендә 6 май һәм 9 май көннәрендә район үзәге Мөслимдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

6 май көнне Колхоз урамында, Банк урамы белән кисешкән урыннан иртәнге 9 дан көндезге 10 сәгать 30 минутка кадәр транспорт хәрәкәте туктатыла. Шул ук сәгатьләрдә Тукай урамындагы хәрәкәт Колхоз һәм Пушкин урамнары белән кисешкән урыннан ябыла.

Пушкин урамының Урожайная урамына кадәр өлеше 9 сәгать 30 минуттан 10 сәгать 30 минутка кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

9 май көнне иртәнге сәгать 8 дән 10 сәгатькә кадәр әлеге урамнар транспорт хәрәкәте өчен ябык була.

9 май көнне хезмәт, гомуми белем учреждениеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләренең демонстрациясе, локаль сугыш ветераннары, яшь армиячеләрнең парады Тукай урамыннан башланып Пушкин, Урожайная урамнары аша үтеп, "Яшьлек" спорт комплексында тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X