Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә капиталь ремонттан соң үзәк хастаханә ишекләрен ачты

Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау системасына игътибар сизелерлек артты. Мөслим районы сәламәлек саклау учреждениеләрендә дә ел саен ремонт уздырыла, яңа биналар сафка баса. Узган елны гына да 8 ФАПка - 100әр мең сумлык, 1 ФАПка 500 мең сумлык ремонт ясалды. Игенче һәм Катмыш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка...

Сиксәненче елларда сафка бастырылган район үзәк хастаханәсенә капиталь ремонт ясау өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 50 млн сум күләмендә финанс средстволары бүлеп бирелгән иде. Яр Чаллы шәһәренең "Вертикаль" һәм "Евростиль" подряд оешмалары бинаның дүрт катын сүтеп, яңадан җыйды, дисәк тә ялгыш булмас. Һәр бүлмәнең түшәме, идәне, дивары яңадан ясалды. Хастаханә бүлекләренең кайберләре урыннарын үзгәртте. Балалар бүлеге моңа кадәр хастаханәнең беренче катында урын алган булса, хәзер ул акушер-гинекология бүлеге белән бер янәшә. Беренче катка хастаханә администрациясе һәм моңа кадәр аерым бинада булган балалар консультациясе күчте. Терапия-неврология бүлеге белән бер катта хәзер физиотерапия бүлмәләре дә урнашты.

Адель Вафин капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан район үзәк хастаханәсен республикада иң яхшылардан, дип бәяләде. "Иң мөһиме, биредә тернәкләндерү бүлеге булдырылган. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү җайланмалары, сәламәтлек саклау системасы стандартларына җавап биргән дәвалану бүлмәләре - гомумән, барысы да кеше өчен уңайлы булсын дип ясалган", - диде Адель Юнысович.

Хактан да, хастаханәнең матди-техник базасы да яңартылды. Районыбыз эшмәкәрләре ярдәме белән медицина җиһазлары, җайланмалар сатып алынды. Шулар арасыннан иң зурысы - "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов бүләк иткән 3 млн 500 мең сумлык ФГДС аппараты. Шулай ук спонсорларыбыз ярдәме белән хастаханәдә 5 млн 800 мең сумлык эксперт УЗИ аппараты да булдырылды. Тантана барышында ярдәм күрсәткән һәр эшмәкәргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге игелекле райондашларыбыз исемлеге хастаханәнең икенче катындагы элмә тактага урнаштырылды.

Бүген инде төп максат - булдырылган уңайлыкларны тулы көченә эшләтү. Район сәламәтлек саклау системасында бүгенге көндә 40 табиб, 182 урта медицина персоналы, 46 санитарка һәм 43 техник персонал хезмәт куя. Район башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, халыкка беренчел медицина ярдәмен күрсәтү өчен табибларыбыз саны җитәрлек. "Шул ук вакытта югары белемле кадрларга кытлык бар. Югары технологияләрдән нәтиҗәле файдалану өчен табибларның квалификацияләрен күтәрү өстендә эшләргә кирәк", - диде район җитәкчелеге.

Билгеле, төзекләндерү, реконструкция эшләре халыкның сәламәтлеген яхшыртуга уңай йогынты ясамый калмас. Сәламәтлек - зур байлык, диләр бит. Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булган үзәк хастаханә әлеге байлыгыбызны сакларга, һичшиксез ярдәм итәр.

Алеся Латыйпова.

Алмаз Вагыйзов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев