Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә капиталь ремонт бара: үзгәреш кичерәчәк йортлар исемлеге

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт республика программасы кысаларында быел да Мөслимдәге өч йортта ремонт үткәрелә.

Кооператив урамындагы 160 нчы йортның түбәсе алыштырылды инде. Шул ук урамдагы 156 нчы йортта да түбә алыштыруга керештеләр. Биредә эш төгәлләнгәч, Гагарин урамындагы 1 нче йортның фасадын керамогранит белән тышлау башланачак. Ремонтны Мөслимдәге "Строймастер-М" төзү җәмгыяте эшчеләре башкара. Өч йорт өчен ремонтка каралган сумма - 7 млн 600 мең сум. "Төзүчеләр ремонт эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкаралар. Өстән явып тормаганда, түбә алыштыру, дивар тышлау эшләре озакка сузылмас", - ди район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнур Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев