Мөслим-информ

"Мөслимдә каласым килә..." Район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә

Шушы көннәрдә "Ватаным Татарстан" газетасында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә дөнья күрә. Газета укый алмаучы райондашларыбыз игътибарына әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Мул­линның хәл-әхвәлләре турында гел белешкәләп торабыз. Бу төбәктән редак­циягә хатлар килгәли чөн­ки. Район тормышын үте­реп мактаганнары да, тән­кыйть утына алганнары да бар. Хәер, Рамил Хәмзович үзе әйтмешли, берьюлы бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Иң мөһиме, җиң сызганып эшләргә, эзлә­нер­гә, табарга кирәк.

Эз­ләнү, табу дигәндә, башлык шәхсән үз тормышында да кимен куймаган булса ки­рәк. Моны тәрҗемәи хәле белән танышып чыксаң да, бик яхшы чамаларга була. Өч белгечлек буенча югары белем алган: табиб, юрист, дәүләт хезмәткәре. Эш урыннары да гаҗәеп төрле: киномеханиктан баш­лап, Казанда ашыгыч яр­дәм станциясендә медбрат, Мөслимдә коммуналь гигиена буенча баш табиб, сәла­мәтлек саклау бүлеге җитәк­чесе, Түбән Камада госсанэпиднадзор үзәге­нең баш табибы, район баш­лыгы урынбасары, аннан яңадан Казан шәһәр башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары. Һәм 2013 елда Президент тәкъдиме белән Мөс­лим егете туган җиренә кайтып төпләнә. Бу юлы инде башлык булып.


- Рамил Хәмзович, туган җирдә эшләү, минем­чә, җитәкче кешегә күб­рәк бурычлар йөкли торгандыр?


- Мин үзем беркайчан да эш урыны сайлап йөрмәдем. Барысын да тәкъдим итте­ләр. Хәер, эшли белгән, булдыра алган кешегә кайда да уңайлы булырга тиеш ул. Шуңа күрә туган төбәктә эшләү әйбәтрәк дип өздереп әйтә дә алмыйм. Кем өчен ничек бит? Ә мин исә монда нәтиҗәләрне күбрәк күрәм. Мөслимдә минем әти-әни­ем, туганнарым, якыннарым, дусларым, укытучыларым яши. Нинди генә эшкә тотынсам да, беренче чиратта, алар ни әйтер, дип уйландыра. Саксыз адымнарым белән якын кешелә­ремнең йөзенә тап төше­рәсем килми, беркемне дә рәнҗетәсе, авыр сүз әйтәсе дә килми. Ә еракта сагынып яшәү ул - бөтенләй башка әйбер. Әле менә якташыбыз Шәмсия Җиһан­ги­рова­ның шигырь­ләрен укып утырдым. Күбрәк "кайтыр идем", "сагынам", "күңелем синең белән" дигән сүзләргә юлыгасың. Болар - туган җи­реннән аерылган кешенең сүзләре.


- Яшьләр туган төбәк­ләрендә төпләнеп калсын өчен районда ниләр эш­ләнә?


- Кешенең тормыш юлы эчке канәгатьләнү хисенә бәйле. Шуңа да беренче чиратта яшәү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк дип саныйм. Эш урыннары, хез­мәт хаклары кебек матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да. Шөкер, туган җирен үз иткән яшь белгечләребез юк түгел. Әзерлекне мәктәп эскәмиясеннән үк башлыйбыз. Бүген югары уку йортларында унлап стипендиатыбыз укый. Һәрбер­сенең кайтканын түземсез­лек белән көтәбез.


- Мәктәп дигәннән, быел укытучыларның август киңәшмәсен үткәрергә нәкъ менә Мөслимне сайлаулары да юктан гына түгелдер?


- Чыннан да, милли мә­гариф рейтингы буенча районыбыз беренче урында. Телне, гореф-гадәтләрне сак­лауга бик зур игътибар бирәбез. Милләтпәрвәрләр тәрбиялибез. Әмма бу өл­кәдә каршылыклы фикерлә­рем дә бар: мәсәлән, бөтен фәннәрне фанатларча татарча укыту ягында түгел­мен. Чыннан да, бүген математика, физика фәннәрен татар телендә генә укыту ки­рәкме икән? Әлбәттә, әле­гә татар авылларында рус телендә укыта алырлык укытучылар аз, бәлки, юктыр да. Ә бит килер бер көн, яшьләр арасында, киресенчә, татарча белүчесе булмаячак. Дөнья­күләм аренага чыгу турында уйласак, безгә барыбер алтын урталыкны табарга кирәк. Теләгем дә бар: тәҗрибәләр аша булсын иде ул. Бу хакта минем мәгариф министры белән дә сөйләш­кәнем бар. Министрлык методик яктан күзәтчелек алып барса, калган мәсьә­ләләрне хәл иткәндә, азрак ирек бирелсен иде. Без үзе­безгә үзебез дошман түгел бит инде. Өстән бирелгән күрсәтмә буенча түгел, урыннарда нәрсәдер эш­ләр­гә тырышуны кулайрак күрәм. Аннан яхшырагын сайлап алырга мөмкин булыр иде. Минемчә, мәк­тәп­ләрдә телләр өйрәтүне беренче планга куярга кирәк. Телләр белгән бала югалып калмый.


- Мәктәп ябылу очрак­лары Сезнең районны да урап үтмәгәндер?


- Бүген мәктәпне җитәк­челәр түгел, әти-әниләр үз­ләре яба. Күпчелек балаларын Мөслим мәктәпләренә йөртә башлады. Нәтиҗәдә авылларда укучылар саны кими. Шулай да һәр җирлек­тә берәр 9 еллык мәктәпне саклап кала алдык. Алты урта мәктәбебез бар. Ә менә башлангычка килгән­дә, фикерем мондыйрак: 1-2 генә укучы булганда, бала үз-үзен югалта, башка мәктәпкә күчкәч, аңа ярак­лашып ки­тү бик авыр булачак. Тугызынчы сыйныфтан соң балаларны һөнәри училищеларга куып җибә­рү­не дә өнәп бетермим. Алар тормышка әзер түгел әле. Шәһәр аларны йотачак. Бик куркыныч әйбер бу. Шул җәһәттән Мөслимдә һө­нәри уку йортлары чел­тәрен булдырырга уйлыйбыз. Бу бит - яшьләр­не туган җирдә калдыруның тагын бер

ысулы.


- Район дигәч, әлбәттә инде, без авылларны да күз алдында тотабыз. Ә менә анда яшьләрне кызыктырыр, тотып калыр өчен ниләр эшләнә?


- Бу очракта халык үзе күтәрелеп чыкса гына файдасы бар кебек. Үзара салымны без 1000әр сум җыябыз. Яшермим, күпсенү­челәр дә бар. Әмма, тамчыдан күл җыела, кунак ашы - кара-каршы дип, гел аңлату эшләре алып барам. Үзенең хезмәте, өлеше кергәч, эш­ләгән эшләрнең дә бермә-бер кадере арта. Шул җә­һәттән авылларда 33 парк ясадык. Инешләрне төзәт­тек. Инде менә дүрт ел рәт­тән зиратларны чистартабыз. Мөслимдә быелгы өмә­гә 2000гә якын кеше килгән иде. Хәзер инде искәртеп торасы да юк. Көнен генә билгелибез. Кемнәр икәнен беләсең килсә, хуҗабикәнең - хаҗәтханәсенә, авылның - зиратына, җәмгыятьнең тарихына күз сал дип юкка гына әйтмиләр бит. Халык бер-береннән күреп, йортларын, ишегалларын матурлый. Сүз дә юк, эшле итү ягыннан авырлыклар бар. Бар кеше дә бизнес белән шөгыльләнеп китә алмый бит. Менә шундыйларны ничек тә һөнәрле һәм керемле итәсе килә.


- Үзегез әйтмешли, матур гына, авылча яшәп ятасыз. Ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр ничек тора?


- Район җирләре элек "Вамин" белән "Органик-төр­кем" кулында иде. Ни кызганыч, икесе дә бөлген­леккә төште. Һәм бу өлкәдә безне шактый тезләнергә мәҗбүр итте. Хәзер исә ике яңа инвестор килде. Шөкер, аякка басып киләләр. "Агросила-төркем" нигездә чө­ген­дер үстерү белән шө­гыль­ләнә. Районда кошчылык, орлыкчылык структурасы үсеш алды. Үзебездә биопрепаратлар җитеш­те­рәбез. "Агромастер" компаниясе әйбәт кенә эшләп ки­лә... Кыскасы, һәр көн яңа­лык алып килә. Һәм болар­ның барысы да бер теләк белән эшләнә: яшьләр авызыннан, минем Мөслимдә каласым килә, дигән сүзләр­не ешрак ишетәсе иде.


Гөлинә Гыймадова

("Ватаным Татарстан", /№ 87, 20.06.2017/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: