Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә кабат исерек килеш руль артына утыручы хөкем ителгән

Мөслим районы прокуратурасы 57 яшьлек В. Х-га карата дәүләт гаепләвен куәтләде. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә (исерек хәлдә машина йөртү өчен административ җаваплылыкка тартылган затның кабат исерек хәлдә рульгә утыруы) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. Суд билгеләвенчә, Х. 2016 нчы елның 2 августында РФ Административ хокук бозу турындагы...

Мөслим районы прокуратурасы 57 яшьлек В. Х-га карата дәүләт гаепләвен куәтләде. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә (исерек хәлдә машина йөртү өчен административ җаваплылыкка тартылган затның кабат исерек хәлдә рульгә утыруы) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. Суд билгеләвенчә, Х. 2016 нчы елның 2 августында РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 бүлегендә күрсәтелгән җинаять (әлеге гамәл җинаять буларак җәзага тартырлык булмаса, вазыйфадагы вәкаләтле затның алкогольгә медицина тикшерүе үтү турындагы таләбен үтәмәү) өчен 30 мең сум штрафка һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә хокукыннан мәхрүм итү җәзасына инде тартылган булган. Ләкин Х. тиешле нәтиҗәләр ясамый һәм кабат исерек килеш машина йөрткәндә тоткарлана. 2017 нче елның 31 мартында исерек хәлдә руль артына утырган Х-ны Елгабаш авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаталар. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, кылынган җинаятьне һәм гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, В. Х-ны РФ ҖК 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип раслады һәм, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә ге җәзага тартты. Хөкем карары законлы көченә кермәде. Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X