Мөслимдә җил көчәя һәм бозлавык көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнлә һәм иртәгә көндез көчле җил булыр, дип фаразлана.
Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җил-буран вакытында күз күреме 1-2 километрны тәшкил итәргә мөмкин, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе белгечләре. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Иртәгә - 2 ноябрь көнне кар һәм җепшек кар явачак. Кыска вакытылы буран, бозлавык булырга мөмкин. Һава температурасы -2 +2 º.
3 ноябрьдә дә һава торшы үзгәрмәс кебек. 4 ноябрьдә кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Юнәлеше үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 11 метрны тәшкил итәчәк. Һава температурасы көндез -1 +4º, төнлә 0 -5º. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев