Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ике яшь егетнең тәртип бозуын камералар эләктергән

31 июльдән 7 августка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частена 66 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 10 хәбәргә күбрәк. Видеокүзәтү камерасы теркәгән фактка тукталасыбыз килә, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

6 август көнне 23.00 сәгатьләр тирәсендә ике яшь кеше үзләрен күрсәтмәкче булалар. Алар, авылдашларының район үзәген төзекләндерү буенча тырышлыкларын санга сукмыйча, "Диксис" кибете янындагы мәйданга утыртылган агачны сындыралар. Көч булса, акыл кирәкми, диләрме әле? 7 август иртәсендә үк аларның бу "батырлыклары" фаш ителә, һәм алар инде административ җаваплылыкка тартылган, алар матди зыянны түләтү кирәклеге карала. Кызганычка, арабызда матурлыкны сөймәүче затлар да бар шул. Андыйларны кисәтеп куябыз: авылда видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Алар мондый "батырлыклар"ны теркәп бара һәм хәсрәт-батырларны ачыклау кыен түгел. Ә инде сез үзегез хокук тәртибен бозуның шаһиты булсагыз, битараф калмагыз, бу хакта кичекмәстән 2-42-02 телефоны аша безнең дежур бүлегенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев