Мөслим-информ

Мөслимдә "Игътибар, балалар" операциясе старт алды

14 майдан районыбызда “Игътибар –  балалар!” операциясе старт алды. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЮХИДИ инспекторлары бу көннәрдә аеруча “Җәяүле” һәм юл-йөрү кагыйдәләрен бозган райондашларыбызга игътибарларын арттырачаклар. “Җәйге каникуллар башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Бу чорда балалар күбрәк үз-үзләренә тапшырылган булуны истә тотып, әти-әниләрдән аеруча аяулык сорыйбыз. Балаларның күбесе велосипед, скутерларда йөри, рульдәгеләр игътибарлы булсын иде”, – ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Оператив-профилактик операция барышында инспекторларның мәктәпләрдә укучылар белән очрашуы планлаштырыла. Укучыларга юлда йөрү иминлеген пропагандалау буенча, юл кагыйдәләрен саклау кирәклеге хакында дәресләр үткәреләчәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: