Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Игътибар: балалар!" операциясе бара

Республикада, шул исәптән, безнең безнең районда да 21 августтан 8 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактик операциясе бара.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылучы профилактик операция барышында белем бирү учреждениеләре урнашкан урыннарда керә торган юлларда һәм юл хәрәкәтен тәртипкә салучы техник чаралар торышына тикшерүләр үткәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 6 райондашыбызга инде административ беркетмәләр дә төзелгән. Юлны тиешсез урында кисеп чыккан 20 укучы балага карточкалар төзелгән. "Балаларга юлларда үз-үзләрен тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында өйрәтү һәм исләренә төшерү буенча ата-аналар һәм педагоглар да эшне көчәйтсеннәр иде. Балаларның иминлеге һәрвакыт күз уңында булырга тиеш", - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X