Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 20 яшь

Гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен районыбызда ГХАТ бүлеге һәм 18 авыл җирлеге Башкарма комитеты гамәлгә ашыра. Безгә төрле сораулар белән: 1200 гә якын кеше мөрәҗәгать итте, барлыгы 366 гражданнар хәле актлары теркәлде. 395 юридик мәгънәгә ия булган башка хезмәтләр күрсәтелде: 139 кабат таныклык бирелде, 231 белешмә һәм 25 гражданлык актына...

Кызганычка каршы, коры саннар гына безнең көндәлек күпкырлы эшебезне бөтен барлыгы белән ачып бирә алмый. Моңа бер генә мисал китерәсем килә: мәсәлән, без яңа туган сабыйның әти-әнисенә туу турындагы таныклыкны гына, биреп калмыйбыз, ә аларны бу шатлыклы вакыйгалары белән тәбрикләп, ана капиталын алу, баланы яшәү урыны буенча теркәү, социаль пособиеләр алу өчен нинди документлар белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген җентекләп аңлатабыз. Һәр килүчегә игътибарлы булу, хөрмәт белән карау - ул безнең хезмәтебезнең үзенчәлекле, башкалардан аерылып торучы төп нигезе.

Гражданлык хәле актларының төрләре буенча безнең районда түбәндәге динамика күзәтелә. 2015 елның беренче яртыеллыгында районыбызда 114 сабый дөньяга аваз салды. Бу узган елның 6 айлык нәтиҗәләре белән чагыштырганда 2 балага кимрәк. Туган балаларның 63е - малай, 51е - кыз. Баланны, Исәнсеф, Мөслим, Октябрь, Рус Шуган авыл җирлекләрендә тууда уңай динамика күзәтелә. Ярты ел эчендә туган 114 баланың 30ы - әти-әниләренең беренче, 48 бала - икенче, 21 бала - өченче, 15 бала дүртенче һәм аннан соңгы балалар булып дөньяга килде. 8 бала никахсыз туган, ягъни туганда ук бу балалар әтисезлек язмышына дучар ителгәннәр. 10 балага әти билгеләү акты теркәлде. Шул ук вакытта ятимлеккә дучар ителгән балаларны үз канаты астына алучылар да бар. 2015 елның беренче яртыеллыгында 3 бала гаиләләргә улыкка яки кызлыкка алынды. Быел иң өлкән бәхетле әти 57 яшьтә булса, иң өлкән әни - 43 яшьлек, иң яшь әти - 20 яшь, ә иң яшь әни 18 яшьлек.

Район буенча 156 үлү очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 23 кешегә азрак югалту кичердек. Үлүчеләрнең 73е - ир-ат һәм 83е - хатын-кыз. Хатын-кызлар 85 һәм аннан да югарырак яшьтә күп үлгән (33 очрак), ир-атлар 75-79 яшьтә (12 очрак). 55 яшькә дә җитә алмыйча - 4 хатын-кыз, 60 яшькә дә җитмичә 27 ир-атның үлү очрагы теркәлгән. Үлүчеләр саны туучылардан 42гә күбрәк, узган елның 6 аенда бу аерма 63 иде.

Ел башыннан 62 пар (узган елның шул чорындагыдан 2 гә артык) үз тиңнәре белән кавышты. Аларның 59 ы - район үзәгендә, 3 пар авыл җирлекләрендә балдак алышты. Өйләнешүчеләрнең яшьләренә килгәндә кызлар күбрәк - 20-24 яшьтә, ир-егетләр 25-29 яшьтә гаилә коралар. Гаилә коручылар арасында иң өлкән кияү 62 яшьтә булса, иң өлкән кәләш 62 дә. 13 ир-егет һәм 15 хатын-кыз кабат никахка керделәр. Ярты елда гаилә таркалуның 18 очрагы теркәлде, узган елның 6 аенда бу күрсәткеч 24 иде. Бер ел да яшәмичә - 2 гаилә, 1-5 ел яшәп - 7, 5-10 ел гомер итеп - 5, 10-15 ел яшәп - 3 гаилә, 15 ел һәм аннан да артыграк яшәп, 1 гаилә таркалган.

Агымдагы елның 1 апреленнән барлык ГХАТ бүлекләре һәм авыл җирлеге Башкарма комитетлары яңа АИС ЗАГС Web программасында эшли башлады.Яңа программага күчү, әлбәттә, җиңел булмады. Үзебездә эшне оештыру белән бергә, барлык авыл җирлекләре специалистларын өр яңадан өйрәтергә туры килде. Хәзерге көндә инде программаны ясаучылар тарафыннан проблемалар әкренләп хәл ителә. Ә авыл җирлекләре секретарьларына методик ярдәм күрсәтү, алар белән бергә эшләү безнең төп бурычларыбызның берсе. Ел башыннан 2 авыл җирлегендә специалистлар алышынды. 3 специалист (Мәлләтамак, Әмәкәй һәм Шуган) белемнәрен күтәрү курсларында булып кайттылар.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында күп төрле электрон хезмәтләр күрсәтү һәм аларны пропагандалау - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Без дә соңгы берничә ел дәвамында, халыкка электрон рәвештә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашырдык. Нәтиҗәдә, соңгы ике елда район буенча өйләнешүчеләрдән гаризаларның 98 % Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша керде. Калган электрон хезмәт күрсәтүләрдән кабат таныклыклар һәм белешмәләр алуга электрон гаризалар бирү арта. 2015 елның ярты елы нәтиҗәләре буенча районда 65% ЗАГС хезмәте электрон юл белән күрсәтелә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләргә без, теге, яки бу электрон хезмәт күрсәтүләрнең өстенлеген, алардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлатабыз.

Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатында ел дәверендә төрле чаралар үтә. Мөслим радиосында, район газетасы битләрендә районның демографик хәле ай саен яктыртылып бара. Мәгълүматлар район порталында һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе рәсми сайтында да урнаштырыла. Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлеге тәкъдиме белән һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатында безнең бүлекның ВКонтакте социаль челтәрендә үз бите булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев