Мөслим-информ

Мөслимдә иң яхшы балалар бакчасы тәрбиячесен сайладылар

"Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенең муниципаль туры узды. Анда барлыгы 11 тәрбияче катнашып, презентацияләр күрсәтте, видеопроектлар тәкъдим итте, балалар белән чаралар күрсәтте.

"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Индира Хәбирова беренче урынны алды. "Күбәләк" балалар бакчасыннан Регина Гыйздәтова - икенче урында, "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Ярмөхәмәтова өченче урынны яулады. Җиңүчеләр февраль аенда зона турында катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: