Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә иң оста машина йөртүче хатын-кызны билгеләделәр

Хатын-кызның руль артында йөрүе инде беркемгә дә гаҗәп түгел. Тимер атны егәрләгән гүзәл затлар саны җирлегебездә дә шактый. "Берәүгә дә ялынып торасы юк, таксига акча әрәм итәсе юк", - дип, тәвәкәллиләр дә, утыралар алар машинага.

Әле алай гына да түгел, машиналары белән төрле ярышларда да катнашалар. 26 июль көнне узган "Автоледи-2017" бәйгесенең район турында барлыгы 9 хатын-кыз көч сынашты. Гүзәл затларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышның беренче өлеше ДОСААФ оешмасында узды. Биредә гүзәл затлар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тотты. Теоретик яктан белемнәрен сынаганнар арасында 20 сорауның барысына дөрес җавап бирүчеләр дә, сорауларның санаулысына гына уңай җавап табучылар да булды. "Кайберәүләр машина йөртү таныклыкларын әллә сатып кына алды микән?" дигән урынлы сорау да туды шунда.

Ярышның икенче өлеше полигонда үтте. "Змейка" буенча йөрү, машинаны "параллель парковка" га кую, автотранспортны "гараж"га кертү кебек биремнәрне кызларыбыз бик җиңел башкарыр кебек иде дә, кайберәүләр кисәтү конусларын аударып ук бетерде. Санаулы минутларда биремнәрне төгәл, хатасыз башкаручылар бәйгенең җиңүчеләре булды.

- Мөслимдә әлеге ярышны 2008 елдан бирле үткәрәбез. Узган ел әлеге бәйгедә өч кенә хатын-кыз катнашса, быел конкурсантларның саны күп булуы сөендерә. Башка районнар белән чагыштырганда, Мөслим гүзәлләре автотранспорт белән остарак идарә итә, теоретик белемнәре дә җитәрлек, - ди Беренче урын биш ел машина йөртү стажы булган 22 яшьлек Алсу Хәйретдиновага бирелде. Алсу бәйгенең республика турында катнашу хокукы алды һәм ярышны оештыручыларның призы - җәйге палатка белән бүләкләнде. Биш ел машина йөртү стажы булган 23 яшьлек Гөлүсә Шәймәрданова икенче урынны алды һәм барлык төр телефоннар өчен дә яраклы булган зарядкага лаек булды. 50 яшьлек Зөлфия Вильданованың машина йөртү стажы - 8ел. Ул өченче урынга лаек булып, электр чәйнеге отты. Бәйгедә катнашкан бер генә хатын-кыз да бүләксез калмады. Һәммәсенә термокружкалар, флешка, термослар бирелде, - ди Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Алсуга, бәйгенең республика турында, район данын уңышлы яклап, җиңү белән кайтуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев