Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә иң матур гаиләне билгелиячәкләр

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм Мөслим матбугат үзәге җирлегебездә яшәүче гаиләләр арасында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә.

Конкурста гаилә корып бер ел һәм аннан да күбрәк парлы тормыш иткән гаиләләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча катнашучылар гаилә архивыннан 3-5 фото алып килергә тиеш. Сурәтнең кайчан ясалуы әһәмиятле түгел. Фотолар кәгазь яки электрон вариантта булырга мөмкин. Һәр фотога кыскача аңлатма булу шарт. Фотоларны 2015 нче елның 1 ноябренә кадәр ГХАТ бүлегенә яки "В контакте" социаль челтәренең "ЗАГС Муслюмово" төркеменә (https://vk.com/club98768323) җибәрергә була. Уңышлы дип табылган фотолар район матбугат чараларында да урын алачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X