Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә иң матур чишмәне билгелиячәкләр

Җирлегебездәге чишмәләрне саклау, торгызу һәм тәртиптә тоту, табигатькә сак караш тәрбияләү, халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итүдә чишмәләрнең әһәмиятен арттыру максатында район Башкарма комитеты чишмәләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан итте. Ул 2015 нче елның 10 апреленнән 2015 нче елның 15 августына кадәр үткәрелә. Конкурста физик затлар һәм оешмалар...

Катнашучылар конкурс материалларын 15 августка кадәр район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә (Мөслим авылы, Пушкин урамы, 41 йорт, телефон: 2-36-61, 2-57-82, 2-53-64) текст һәм А4 форматындагы фотоматериаллар (кәгазь һәм электрон формада) рәвешендә тапшырырыга тиеш. Анда түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә: чишмәнең исеме, адресы, урыны, су анализы, төзекләндерүченең исем-фамилиясе, чишмәне карап торучы һәм төзекләндерүдә катнашучылар хакында мәгълүмат, судан файдаланучылар саны, фотоматериаллар белән (эш башлаганчы һәм тәмамлангач) төзекләндерү турында мәгълүмат, эш күләме, башка мәгълүмат.

Чишмәне төзекләндерү түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: җиһазланган каптаж, бура, навес, агач-куаклар булу, чишмәгә килү юлы, эскәмия, аншлаглар урнаштырылу, чишәне һәм аның тирә-ягын чистарту сыйфаты һ. б.

Конкурска нәтиҗә агымдагы елның 30 августына кадәр ясала. Һәр критерий 5 баллы система буенча бәяләнә. Нәтиҗәләргә карап бер - беренче урын, ике - икенче урын, өч өченче урын билгеләнә. Беренче урынга - 6500 сум, икенче урынга - һәрберсенә 4000 сум, өченче урынга һәрберсенә 2500 сум акчалата бүләк тапшырыла. Конкурс нәтиҗәләре "Авыл утлары" газетасында һәм районның рәсми сайтында яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев