Мөслим-информ

Мөслимдә хәйрия марафоны үтте

Бүген районда инвалидлар декадасы кысаларында "Без бергә" исеме астында хәйрия марафоны үтте. "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткән игелек акциясендә район оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты. Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең язмышына битараф булмаган бик күпләр үзләреннән бүген марафонга өлеш керттеләр. Чыгыш ясаучы һәркем, йөрәкләрендә йөрткән изге сүзләрне җиткереп, һәрберебезне игътибарлы булырга, мөмкин булганча сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм кулы сузарга чакырды. Марафон район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышы белән үрелеп барды. Марафонда тупланган ярдәм адреслы бүленәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: