Мөслимдә хәйрия концерты үтте
"Игелек уят!" волонтерлар төркеменең каты авыру белән көрәшүче Йолдыз Җәлиловага ярдәм йөзеннән оештырган акцияләренә райондашларыбыз да бердәм кушылды. 14 октябрь көнне район мәдәният йортында узган хәйрия концертында районыбыз үзешчәннәре белән бергә Казаннан кайткан артистлар да чыгыш ясады. Шул ук көнне Тат. Бүләр авылында Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар үзләренең иҗатташ дуслары...
"Игелек уят!" волонтерлар төркеменең каты авыру белән көрәшүче Йолдыз Җәлиловага ярдәм йөзеннән оештырган акцияләренә райондашларыбыз да бердәм кушылды. 14 октябрь көнне район мәдәният йортында узган хәйрия концертында районыбыз үзешчәннәре белән бергә Казаннан кайткан артистлар да чыгыш ясады. Шул ук көнне Тат. Бүләр авылында Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар үзләренең иҗатташ дуслары белән концерт күрсәтте. Билет сатудан кергән акчалар һәм игелекле райондашларыбыз күрсәткән финанс ярдәме Йолдызга тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев