Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә хәрби-патриотик ярышларның зона туры үтте

Кичә спорткомплекста хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр арасында хәрби-патриотик ярышларның зона туры узды. Анда Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләре командалары катнашты. Командалар 8 төрдәге ярышларда көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга Әлмәт районы командасы лаек булды. Икенче урынга Бөгелмә командасы чыкты. Өченче урынны мөслимлеләр алды. Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары һәм кубоклары тапшырылды. Җиңүче командалар 23 ноябрь көнне Казан шәһәренең Патриотлар үзәгендә узучы финал ярышларында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X