Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте

Районыбызда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен үткәрү матур традициягә әйләнде. Аның быелгысы тагын да киңрәк масштабта узды. Чөнки ТР хәрби комиссариаты бу көнне "Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен хокукый белем мәктәбе" исеме астында уку да үткәрде.

Очрашуда ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТР кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, локаль сугышларда катнашкан ветераннар һәм Мөслим, Актаныш, Сарман, Азнакай, Әлмәт районнарыннан хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче егетләр, аларның әти-әниләрекатнашты.

- Хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Бүген егетләребез бик теләп ил чикләрен сакларга китәләр. Армия хезмәте егет кешедә түземлек, ныклык, максатчанлык күнекмәләре тәрбияли. Ир-егеткә тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Матур хезмәт итеп, туган якларыбызга чын ир-егетләр булып, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телим, - дидерайон башлыгы Рамил Муллин.

Сергей ПогодинРФ хәрби көчләренең төрләре, аларда кулланылучы техника һәм кораллар белән таныштырды:

- Россия армиясе - безнең горурлыгыбыз. Ә Татарстан - хәрби техникалар җитештерүдә иң актив катнашучы республикаларның берсе. Әлеге техникалар бүген илебезнең тынычлыгын саклауда хезмәт итә. Хезмәт итү дәверендә үз туган районыгызның, гаиләләрегезнең, әти-әниләрегезнең ышанычын аклагыз, аларның йөзенә кызыллык китермәгез. Сез үзегезнең тәртипле булуыгыз, яхшы хезмәтегез белән үзегезгә генә түгел, ә республикабызга карата да хөрмәт уятасыз, - диде ул.

ТРның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз чыгышында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм аларны яклау хакында сөйләде:

- 2011 елда ТР хәрби комиссары белән төзелгән килешү кысаларында без һәр чакырылыш саен егетләребезне армия хезмәтенә озатуларны оештырабыз. Татарстан егетләре хезмәт итүче частьләргә барабыз, аларның яшәү һәм хезмәт итү шартларыбелән танышабыз. Хәрби бурычыгызнын намус белән үтәп кайтуыгызны телим, - диде, ул.

Солдат хезмәтеннән әле яңа гына кайткан егетләр -Яңа Сәеттән Данир Мирсалихов һәм Мөслим авылыннан Динар Миңнехановир-егет өчен армия хезмәтенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыкладылар.

Булачак солдат әниләре исеменнән чыгыш ясаган Лилия Шәймөхәммәтова, егетләрне сәламәт булулары белән тәбрикләп, армия хезмәтендә уңышлар теләде. Бу минутларда аны хәрби хезмәткә яраклы улы белән горурлану, баласы өчен борчылу, зал тулып утырган егетләргә соклану хисләре били иде.

Көзге чакырылышта ил чикләрен сакларга китәргә әзерләнүчеләрнең вәгъдәсен, Мөслим авылы егете Марат Хөсәенов җиткерде:

- Мин үземнең армия хезмәтенә алынуым белән чиксез горурланам. Яше җиткән һәр ир-егет туган илен саклауда үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шуңа күрә без армия хезмәтенә теләп китәбез. Барлык егетләргә дә уңышлар, матур хезмәт итеп кайтуларын телим. Без сезнең ышанычыгызны акларбыз!

Чарада "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрхәрби биюләре, "Форпост" оешмасында шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары һәркемдә соклану уятты.Соңыннан чарада катнашучылар сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы мәңгелек ут яныначәчәкләр салдылар.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X