Мөслим-информ

Мөслимдә грипп белән иң күбе балалар авырый

"Шәһәрләрдә грипп шаукымы күзәтелә башлады. Шунысы куандыра, Мөслимдә эписезон игълан ителмәде. Халыкның вакытында вакцинация ясатуы да сәбәпче моңа", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. Ашыгыч ярдәм бүлегенә көненә якынча 7-8 кеше мөрәҗәгать итсә, аларның 5 се - балалар.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенә кискен респиратор авыру диагнозы куелган.Табиблар авырмас өчен кеше күпләп җыелган урыннарда мөмкин кадәр азрак булырга, битлекләрдән файдаланырга, кулларны һәм борыннарны даими төстә сабын белән юарга кирәклеген искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: