Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: "Мөслимдә матур үзгәрешләр күрдем"

Шимбә көнне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мөслим районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Баш аграрий, район башлыгы Рамил Муллин белән кырларда эш барышын очкычтан күзәткәннән соң, “Туган як” агрофирмасы басуында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

       Рамил Муллин районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, сабан культураларын чәчү 30 мең гектардан артык мәйданда башкарылган. Бу – планлаштырылганның 51 проценты дигән сүз. 
       – Хуҗалыклар техник культуралар чәчүгә кереште. Чәчүдә көнлек җитештерүчәнлекне 4000 гектарга җиткердек. Иртә культуралар чәчүне атна-ун көндә төгәлләү бурычы тора. Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыру төгәлләнде, – диде район башлыгы.
        Марат Әхмәтов районның эре товар җитештерүчеләренең эшләре белән якыннан танышты. “Агромастер” җитештерү компаниясе эшләп чыгарган тракторларның республикада кулланылу дәрәҗәсе белән кызыксынды. 
       – Үзебездә – дүрт, республикада әлегә ике тракторыбыз эшли. Тукай районы тагын алты тракторга заказ бирде, – диде “Агромастер” җитештерү компаниясе директоры Илгиз Исламов.
       Республиканың баш аграрие кошчы фермерлар эшчәнлеген дә игътибарсыз калдырмады, “Намус”, “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында, фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең торышы белән дә кызыксынды. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Марат Әхмәтов районда уңай динамика булуын, бигрәк тә игенчелек тармагына зур инвестицияләр кертелүен хуплады. “Соңгы елларда районда техник коралланышка зур игътибар бирелә. Энергоресурс саклау технологияләренә нигезләнгән егәрле техникалар сатып алу арта. Аларда эшләү өчен механизаторларны укыту да файдалы гамәл. Игенчелектә системалы һәм югары технологияләргә нигезләнгән эш алып баручы “Август” компаниясенннән күп нәрсәгә өйрәнеп булачак, аларга иярегез, – диде министр. 

       Соңгы өч елда район буенча гомуми бәясе 480 млн сумлык 34 трактор, 237 млн сумга 20 чәчү комплексы, 330 млн сумга 25 комбайн сатып алынды. Башка төр техникаларны да исәпләгәндә хуҗалыкларның машина-трактор паркына 1 млрд 509 млн сумлык яңа агрегатлар белән тулыланды.
       Районда 2018 елда эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы язгы кыр эшләре алдыннан гына 8 трактор, 1 туфрак эшкәртү агрегаты, 5 чәчү комплексы, 2 чәчкеч, 6 сиптерү агрегаты сатып алды. 
       

       Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чәчүне тиз арада башкарып чыгарга чакырды. “Туфракта дым запасын саклап калу мөһим. Һәркайда технологияне саклап эшләү сорала. Республикада бер атнага якын коры, җылы һава торышы сакланачак. Шуңа күрә эшкә ныклап моблизацияләнү кирәк”, – дип ассызыклады министр. Соңыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

       Әлфинур Ногманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев