Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә узган футбол ярышы НӘТИҖӘЛӘРЕ

Узган шимбәдә Мөслимдә футбол ярышлары узды. Мөслим яшьләре тарафыннан оештырылган әлеге спорт чарасы быел 10нчы тапкыр узды. Турнир Мамадыш, Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча һәм Мөслим районы футболчыларын бер мәйданда очраштырды.

Нәтиҗәдә, кечкенәләр арасында 1 урынны - Мөслимнең "Мирас-1" командасы, 2 урынны - Мөслимнең спорт мәктәбе командасы, 3 урынны Мөслимнең "Мирас-2" командасы яулады. Алар арасында "Иң матур гол кертүче" номинациясендә Раниз Асамов, "Иң яхшы капкачы" номинациясендә Денис Петров, "Иң яхшы сакчы" номинациясендә Рамазан Галлеев, "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Камил Сәлахов җиңү яуладылар. Зурлар арасында Әлмәт районыннан килгән спортчылар командасы беренчелекне яулады. Икенчедә - Мөслимнең икенче командасы, өченчедә - Мөслимнең беренче командасы, дүртенчедә Азнакай районы командасы калды. Мөслимннән Илнур Сабиров - "Иң яхшы сакчы", Александр Девятков - "Иң яхшы уенчы", Илшат Закиров - "Иң матур гол кертүче", Әлмәттән Эдуард Мифтахетдинов "Иң яхшы капкачы" исемнәренә лаек булдылар. Җиңүчеләргә тапшырылгын кубоклар, кыйммәтле пакетлар, истәлек бүләкләре, футбол уены өчен кирәкле инвентарьларны спонсорлар - Мөслим яшьләре көче белән әзерләнгән. Көн дәвамында барган уеннарда спортчылар өчен ашату да оештырылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев