Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Әфган сугышы геройларын искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Моннан 28 ел элек 15 февраль көнне соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әлеге дата уңаеннан ел саен Мөслимдәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг уза.

Анда районның Бөек Ватан сугышы, әфган һәм локаль сугышлар ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, Мөслим халкы катнашты. "Кем өчендер бу көн - сөенеч, кем өчендер - якын кешесен искә алып кайгырган көн. Ничек кенә булмасын, совет солдаты бу сугышны да үтте. Тынычлык, иминлек өчен яшь гомерләре бәрабәренә яуланган җиңү күп гаиләләргә кайгы, югалту ачысын алып килде", - диде үз чыгышында әфганчы Алмаз Солтанов.

Россия әфган сугышында 14 меңнән артык кешесен югалта. Тагын 6 мең кеше шул сугыштан алган яралардан вафат була. 300 дән артык солдат хәбәрсез югала. Районыбыздан әлеге мәхшәргә 113 кеше җибәрелә һәм 6 сы әфган җирендә һәлак була. Туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайткан 107 кешенең 18се төрле елларда вафат булды. Бүген җирлегебездә 52 әфганчы яши.

Сугыш тәмамланып, шактый еллар узуга карамастан, әфганчылар күңелендәге яра кимеми, киресенчә, вакыт узган саен җөйләре һаман тирәнәя генә. Мәрхүм булганнарының якыннары исә йөрәкләрендәге хәсрәт белән үлгәнче яшәргә мәҗбүр. Яуда ятып калганнар якыннары күңелендә мәңге яшь булып сакланыр.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X