Мөслим-информ

Мөслимдә эчүчеләр кимиме? Әллә...

Аракы, тәмәке, әфьюн адәми зат өчен сарыф бер агудыр. И угыл, сәламәтлегеңне сакла! (Каюм Насыйри) Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә алкогольле эчемлекләрне куллану соңгы елларда кими төшкән. Алкогольле эчемлекләрне иң аз кулланучылар Чечен Республикасында, Дагыстан һәм Ингушетиядә яши. Ә иң күп эчүче регион дип Магадан өлкәсе табылган. Татарстан 85 регион...

Аракы, тәмәке, әфьюн адәми зат өчен сарыф бер агудыр. И угыл, сәламәтлегеңне сакла! (Каюм Насыйри) Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә алкогольле эчемлекләрне куллану соңгы елларда кими төшкән. Алкогольле эчемлекләрне иң аз кулланучылар Чечен Республикасында, Дагыстан һәм Ингушетиядә яши. Ә иң күп эчүче регион дип Магадан өлкәсе табылган. Татарстан 85 регион арасында унсигезенче урында тора, 2015 ел белән чагыштырганда ул ике пунктка төшкән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Зарипова сүзләренә караганда, Мөслим районында да гыйнвар аенда аракы сату кимегән. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны артканмы әллә, бу кимүнең сәбәбе нидә? Әлеге сорауга җавапны күпфункцияле үзәктә дә эзләделәр. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, район администрациясе, салым органнары вәкилләре һәм район эшкуарлары катнашында 17 февральдә алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнешендә контроль буенча утырыш узды. Кызганычка каршы, бу саннар сәламәт яшәү рәвешенә күчү түгел, легаль булмаган арзанлы алкоголь эчемлекләрен куллану хисабына үзгәргән. Узган декабрь ахырында Иркутскида, боярышник төнәтмәсе эчеп, 60 тан артык кеше үлү турында хәбәр бөтен Россияне шомга салган иде. Әлеге төр төнәтмәләрне кулланучылар бездә дә күп. Шуңа Иркутски фаҗигасе бигрәк тә уйланырга мәҗбүр итә. Мөслим районының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ләйсән Кәримова сүзләренә караганда, узган 2016 елда аракы сату белән бәйле 19 закон бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 12 очрагы ялган аракы сату белән бәйле. Үзәк хастаханәдән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел алкогольле эчемлекләр белән агуланучылар хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән. ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъдәнов хәбәр итүенчә, узган ел эчкән килеш руль артына утырган 99 шофер тоткарланган. Исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 3 юл һәлакәте килеп чыккан. Бу өлкәдә профилактика эшләре дә алып барыла, югыйсә. Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү вакытын чикләделәр. Финанс министрлыгы берәмләп сатудагы ярты литр аракының минималь бәясен 2017 елның июненнән 15 процентка арттырырга тәкъдим итә. Россиядә аракының минималь бәясе 2009 елдан билгеләнә. Бу очсыз хаклы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәшү максатында эшләнә. Кибетләрдә алкоголь ЕГАИС программасы аркылы гына сатыла. Әлеге программаны башка спиртлы продукцияләрне сатуга да кертүне алга сөрүчеләр бар. Болар исәбенә төрле төнәтмәләр, лосьоннар һәм составында спирт булган башка сыекчалар керә. Халыкта аларны "фанфурик" дип тә йөртәләр. Россия Дәүләт думасы әлеге төр төнәтмәләрнең күләмен дә кечерәйтеп чыгару проектын карый, алар 100 миллилитрдан бары 25 миллилитрга гына калырга тиеш. Ялган аракы сатуга каршы кампаниягә халыкны да җәлеп итәләр. Легаль булмаган алкоголь продукциясе сату очракларын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар линия" телефонына хәбәр итү сорала. Мөслим район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов шулай ук эшмәкәрләрне дә "Халык контроле" системасына мондый очраклар турында хәбәр итәргә чакырды. Биредә халыкны кызыксындыру чаралары да бар: фактлар расланса, хәбәр итүчегә акчалата бүләк каралган. Әлеге чараларның нәтиҗәлеме, түгелме икәнен вакыт күрсәтер. Әмма ни генә булса да, алкогольле эчемлекләрне күп куллану бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә, күренекле мәгърифәтчебез К. Насыйриның сүзенә колак салып, үз-үзебезне агулаудан туктарга кирәк. Айгөл Латыйпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: