Мөслим-информ

Мөслимдә чүпне тиеш түгел урынга түгүчеләрне камера күзәтә

Күпфатирлы йорт ишегалларына Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты күзәтү камералары урнаштырды. Алар ярдәмендә җаваплы структура белгечләре көнкүреш калдыкларын тиеш түгел урынга ташлаучыларны ачыклаячаклар.

Билгеле булганча, бүген Мөслим урамнарында чүп контейнерлары юк. Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе белгечләре сүзләренчә, СанПИН таләпләре буенча чүп контейнерлары торак йортлардан һәм башка корылмалардан шактый ерак арага урнаштырылырга тиеш. Район үзәге территориясендә мондый мөмкинлек юк. Шуңа күрә дә чүп машиналары күпфатирлы йортлардан һәр көн диярлек чүп җыя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: