Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча тәҗрибә семинары узды

Бүген ТР Мөслим һәм Сарман районнары биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәҗрибәсе буенча семинар узды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков,...

Семинар Ташлыярның район үзәген сулы иткән Яшелчә чишмәсе буенда башланды. Район үзәгенә су җибәрү тантанасында район башлыгы "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаковка, "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтовка, "ТР Инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклаучы технологияләрне үстерү идарәсе" генераль директоры киңәшчесе Дамир Хәбибуллинга, "Строймелиосервис" ҖЧҖ җитәкчесе Нияз Авзаловка Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кунакларга күрсәтелгән икенче объект районның биологик чистарту корылмалары иде. Быел аңа ремонт үткәрелде."Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыятенең генераль директор урынбасары Рамил Хафизов сүзләренә караганда, биологик чистарту корылмасы ремонтка кадәр проектта каралганча тулы куәтенә эшли алмаган. Бүген корылманың полипропилен сыешлыкларында тәүлегенә 300 кубометр су чистартыла. Мөслимдәге биологик чистарту корылмасы, тиздән тулысынча реконструкцияләнеп бетәчәк.

Семинарның пленар өлешендә район башлыгы Рамил Муллин, Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хафизов чистарту корылмаларында башкарылган эшләр турында бәян итте. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, халыкны чишмә суы белән тәэмин итү һәм чистарту корылмаларының беренче линиясен кулланылышка тапшыруга бәйле җаваплы службаларга рәхмәтен җиткерде һәм министрлыкның эшне төгәлләргә ярдәм итәчәген белдерде. Семинарда торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючы бертөркем эшчегә, шул исәптән райондашыбыз - "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте мастеры Радик Мартемьяновка "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев