Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә чисталык һәм яшелләндерү айлыгы бара

Кышка керер алдыннан тирә-юнебезне чистарту - гадәти хәл. Бу көннәрдә оешма-предприятиеләр үз территорияләрен һәм үзләренә беркетелгән урамнарны тәртипкә китерә. Парк-скверларда да мәктәп укучылары һәм оешма-предприятие коллективлары көче белән өмәләр үткәрелә. Шул ук вакытта җирлегебезне яшелләндерү буенча да акцияләр оештырыла.

Узган шимбәдә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре Мөслимнең Октябрь урамында агачлар утыртты. Урамның Кооператив урамы киселешеннән Бакча урамына кадәр өлешен 20дән артык тупыл бизәячәк. Тупыл дигәч тә, яңа үсентеләр торак пунктка яраклаштырылган. Мамык очырмый һәм бик тиз үсә, диләр. Әлеге үсентеләр Саба районыннан кайтарылды.

Гомумән алганда, агач утырту айлыгы башланганнан бирле көзге чорда 1500 төп үсенте утыртылган. Оешма-предприятиеләр территориясен, урамнарны тупыл, чыршылар бизәсә, күпфатирлы йортлар ишегалдында миләш, кыргый алмагач һәм "пузыреплодник" дигән агач үсәчәк. Бу - район үзәгендә генә. "Авыл җирлекләренең дә һәркайсында меңәрләгән үсенте утыртылды", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов. Район буенча яшь үсентеләр саны 46 меңнән артып китә. Агач утырту эше дәвам итә. Җирлегебезне яшелләндерү өчен көзге чорда тагын 3 меңләп агач утырту күздә тотыла.

Агач утырту акциясенә җирлегебезне яшелләндерергә теләгән һәркем кушыла ала. Көзен кышка чыдам алмагач һәм грушаны, каен, тал һәм ылыслы агачларны утырту отышлы. Көзен агач утыртуның мәшәкате дә азрак. Берничә тапкыр су сипсәң, калган эштә табигать үзе ярдәм итәчәк, ди тәҗрибәле бакчачылар. Көзге һава торышы, яңгырлар үсенте өчен уңайлы шартлар тудыра, дым белән тәэмин итә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X