Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә чисталык икеайлыгы башланды

ТР Министрлар Кабинетының 527-р санлы боерыгы нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр республикада территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Әлеге чарага кушылу максатында, район Башкарма комитетының 24 санлы боерыгы кабул ителде.

Аның нигезендә районда оператив штаб төзелде һәм үткәрелүче чаралар планы расланды. Ике ай дәвамында җирлегебездә чистарту, төзекләндерү, агач утырту эшләре башкарылачак, өмәләр оештырылачак. Ә чистартырлык һәм җыештырырлык урыннарыбыз бик күп. Бу хакта күпме сөйләнелсә дә, әле һаман да үзебезнең әйләнә-тирәбезне чиста тотарга өйрәнә алмыйбыз. Чокыр-чакырларда, юл буйларында, җәйләүләрдә, кар эреп бетүгә пакет-пакет чүпләр хасил була. Алар җир астыннан үсеп чыкмаган, ә машина белән үтеп киткәндә ташлап калдырылган чүпләр. Димәк, кайбер райондашларыбыз һәм авылдашларыбыз өчен әйтелгән сүз - "ташка борчак бәрү" белән бер.

2017 ел ТР "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" дип игълан ителде. Димәк, бу елда да башкарылган һәр эшебез әйләнә-тирәбезне чистарту, экологик хәлне яхшырту максатын күздә тотачак. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Экояз" бәйгесе дә шушы максатларда үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобалаларбакчасы" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә районыбызда әлеге бәйгеләрдә катнашырлык мөмкинлекләребез бар. Бары теләк һәм башкарган матур эшебез генә кирәк.

Атналык планлаштыру киңәшмәсендә чыгыш ясаган Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов та, 1 апрельдән өмәләр башлануы хакында хәбәр итте: "Өмәләрдә барлык оешма-предприятие, бюджет оешмалары белән бергә шәхси хуҗалыкларда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә кушылыр, дип ышанабыз. Икеайлык барышында меңләгән төп агач-куаклар утыртылачак. Шулай ук ял паркларында, "Кояшлы Ык" ял зонасында да чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Гомуми өмә көне - 22 апрельдә, ә зиратларны чистарту эшләре 29-30 апрель көннәрендә узачак".

"Быел районыбызда республикакүләм төрле чаралар үтәчәк. Әлбәттә, чистаруыбыз, төзекләнүебез аларны каршылау максатында да үткәрелә. Әмма, кунак килә дә китә, ә бөтен матурлык һәм чисталык үзебезгә кала. Үз ихатабызда беребез дә теләсә кая чүп тә ташламыйбыз, җимереп тә атмыйбыз. Туган авылыбыз, аның урамнары - безнең олы ихатабыз ул. Димәк, без үз ихатабызны чистартабыз һәм төзекләндерәбез", - диде район башлыгы Рамил Муллин.

Чыннан да, үз ихатабыз, үз урамыбыз, авылыбызның чисталыгы һәм матурлыгы-биредә яшәүчеләрнең йөзен билгели. Без бит тырыш халык. Димәк, бу мәсьәләдә дә сынатмабыз. Ә чисталык, пакьлек - кешенең күңел көзгесе ул.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама