Реклама
Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә өченче буын университеты филиалы эшли. Анда өлкән яшьтәге 12 кеше компьютер технологиясе өлкәсендә белем ала. Укытучылары Илдус Идиятуллин җитәкчелегендә абый-апалар компьютерда эшләргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтларыннан файдаланырга, шулай социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәчәк. 2017-2018 елларга ике төркем укыту планлаштырылган. Компьютер курсларында укырга язылу өчен район пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз