Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә өч җинаять эше кузгатылган

3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 38 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда сигез хәбәргә күбрәк.

Узган атнада өч җинаять эше кузгатылды, шуларның икесе - исерек хәлдә кабат руль артына утырган 57 яшьлек Елгабаш авылы кешесе һәм 68 яшьлек Сал. Мухан авылы кешесенә. Моннан тыш, 64 яшьлек Мәлләтамак авылы кешесенә РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул, чит ил гражданнарын тору урыны буенча исәпкә кую һәм миграция контроле органнарына хәбәр итү кирәклеге хакында белә торып, аңлы рәвештә чит ил гражданин фиктив рәвештә исәпкә керткән. Җәмәгать тәртибен бозган өчен 125 беркетмә төзелде, шул исәптән вак урлау өчен - 1, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен - 4 гражданин, штраф түләмәгән өчен - 3, ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән өчен 2 гражданин административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 108 беркетмә төзелде, шуларның өчесе - исерек шоферларга.

Атна дәвамында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Узган атнада дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев