Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә быел 549 млн сумлык юл ремонты башкарыла

Юлчылар өчен бүген урак өсте. Кояшлы коры көннәрдә, максималь көч куеп, эшне төгәлләргә тырыша алар. Район буенча бу сезонга күләмле эш планлаштырылган. Берничә юнәлештә авылара юлларны тәртипкә китерәсе, район үзәгендәге һәм җирлекләрдәге урамнарны гравий һәм асфальт өслек белән каплыйсы бар.

Иң күләмле ремонт бүген Мөслим - Иске Сәет юнәлешендә алып барыла. Бу участокта 97 млн сумлык 12 кмга якын озынлыкта юл салына. Эшне узган ел ук башлаган иделәр. Бүген икенче кат асфальт җәю белән шөгыльләнәләр. Нәтиҗәдә Яңа Сәеткә кадәрге авыллар район үзәгенә менә дигән юл белән тоташачак.

Капиталь ремонт эшләрен "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогына тапшырылган. Хәзерге вакытта юлчылар Мари Бүләр , Яңа Сәет авылы тирәсендә эшли. Быел әлеге авыл урамнарына да асфальт салдылар.

- Яңгыр явып үтсә, бу якларга килеп җитү проблема иде. Елгабаштан Яңа Сәеткә бару бер сәгатькә сузылган чаклар да булгалады. Ниһаять, безнең урамга да арбасы белән "кызыл прәннек ауды". Сөенеп туя алмыйбыз. Яңа Сәеткә элдертеп йөрибез. Республика һәм район җитәкчелегенә, юлчыларга чиксез рәхмәтлебез, - ди Яңа Сәеткә кунакка йөрүче Фәнис Мөхәммәтдинов.

Татавтодорлылар Мөслим - Актаныш юнәлешендә дә эшли. Гомуми озынлыгы 4 км булган участокта 30 млн сумлык юл салалар. "Ремонтны ике ай эчендә төгәлләргә ниятлибез", - ди җәмгыять прорабы Ринат Хисамов:

Иң элек, юлны җир катламы һәм ком белән күтәртәләр. Ком - Актаныш, гравий Ташъелга карьерыннан кайтартыла. Бу эшкә 27 КамАЗ, 10 "Man" маркалы авыр йөк машинасы җәлеп ителгән. Чокырлы участоклар якынча 1 метрга биегәячәк. Өч урынга су агышы өчен яңа торбалар салынган. Быел - беренче, киләсе елда икенче кат асфальт салынып, юлны тулаем 2018 елда кулланышка тапшырачаклар. Бүген әлеге участока 40 ка якын юлчы көч куя.

Район үзәгендә дә үзгәрешләр күләмле. Бу җәйдә икенче әйләнгеч юл белән Авзалов урамын асфальт юл тоташтырды. "Тукай, Хафизов, Сәйдәшев урамнарына - өлешчә, Тукай һәм Колхоз урамындагы күпфатирлы йорт ишегалларына, "Кояшлы Ык" ял зонасына алып төшүче юлга асфальт салыначак", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.

Тукай урамында, юл ремонтыннан тыш, башка үзгәрешләр дә булачак. Биредә Тукай стилендә кечкенә парк төзеләчәк. Г. Тукай исемендәге урта мәктәп каршындагы юлны да яңарттылар.

Халык битараф түгел. Шушы тирәдә яшәүчеләр үзгәрешләрне күзәтеп тора. Машина йөртүчеләр моңа кадәр тукталыш урыны булган мәйданның бетерелүенә канәгатьсезлек белдерсә дә, планлаштырылган үзгәрешләрне ишетеп, "телсез калган".

- Район үзәгенең бу өлешендә халык күп йөри. Пушкин белән Тукай киселеше каршындагы мәйдан машина куярга менә дигән парковка иде. Тик борчылыр урын юк, дип уйлыйм. Авыл Советы бинасы артында, күпфатирлы йортлар ишегалдында зур мәйданнар бар. Пушкин урамына килүчеләрне киләчәктә машина өеме түгел, ә гөл-чәчәкләр каршы алса, күпкә матуррак булачак, - ди Мөслимнән Ринат Сәхипгәрәев.

- Тырышып эшлиләр. Көн кызу дип тормыйлар, брусчатка җәяләр. Бер генә соравым бар - Тукай урамында Тукайның үзен кайчан күрербез икән? - ди әлеге урамда яшәүче Зөлфәт Шакирҗанов.

Кыскасы, уңайлы булган матур җирлектә яшибез. Кадерен белергә кирәк. Шоферларыбыз асфальт юлларда кагыйдә бозмый гына йөрсә, паркларда үз артыбыздан чүп өеме калдырмасак, балаларыбыз да әлеге матурлыкны күрер, саклый өйрәнрер.

Алеся Латыйпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев