Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

26 июньдә чираттагы тапкыр Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, ТР Иҗтимагый палатасында, Казан шәһәре Башкарма комитетында, юристлар ассоциациясенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге региональ бүлекчәләрендә һәм "Бердәм Россия" партиясе район бүлекчәләренең кабул итү бүлмәләрендә халыкка бушлай ярдәм күрсәтеләчәк.

Юстиция, прокуратура хезмәткәрләре, суд приставлары, адвокатлар, нотариуслар, юристлар ассоциациясе әгъзалары сәгать 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

26 июнь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Мөслимдәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 8.00 - 11.00 сәгатьләрдә нотариус Гөлназ Нәсифуллина эшләячәк. 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына юрист Рамил Латыйпов җавап бирәчәк. Прокуратура хезмәткәрләренә сораулары булган кешеләр кабул итү бүлмәсенә 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр килә алалар.

"Бердәм Россия" партиясенең кабул итү бүлмәсе Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йортта (Матбугат үзәгенең беренче катында) урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 223-07-83, 2-53-64.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама