Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бурычлылар белән көрәш ни хәлдә?

Кибеткә кереп, бушка товар алып чыга алмаган кебек даими файдаланган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә проблема булырга тиеш түгел. Бу - аксиома. Ләкин әлеге хезмәтләрдән бушка файдаланырга маташучылар да юк түгел. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илнар Сәйфиев белән әңгәмәбез шул бурычлар хакында. - Илнар Фирдәвисович, торак-коммуналь хезмәтләр...

Кибеткә кереп, бушка товар алып чыга алмаган кебек даими файдаланган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә проблема булырга тиеш түгел. Бу - аксиома. Ләкин әлеге хезмәтләрдән бушка файдаланырга маташучылар да юк түгел. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илнар Сәйфиев белән әңгәмәбез шул бурычлар хакында. - Илнар Фирдәвисович, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлар күпме? Һәм аларны киметү өчен ниләр эшләнә? - Районның бердәм хисаплау үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча әлеге бурыч күләме 1 млн 686 мең сум тәшкил итә. Аның 992 мең сумы Мәлләтамак, Иске Карамалы, Шуганка, Тат. Шуран авылларындагы күпкатлы йортларга урнаштырылган ике контурлы газ котеллары өчен. Калган 694 мең сумы - торак-коммуналь хезмәтләр өчен "Мөслим" идарәче компаниясенә булган бурыч. Әлеге әҗәтләр - 130 кешенеке, аларның да 48 енеке - күптәннән җыелган бурычлар. Соңгыларының категориясенә килгәндә, 20 се эшсез саналса да, 8 е - пенсионер, калган 20 се - эшле кешеләр. - Бурычларны түләтү буенча нинди чаралар күрелә? - Бурычлылар исемлеген карап, көндәлек анализ ясап тору, аларга һәм эш бирүчеләренә уведомлениеләр җибәрү уңай динамика бирә. Бер үк вакытта, идарәче компания вәкилләре фатирларга барып, гражданнар белән күзгә-күз карашып сөйләшә. Бу да нәтиҗә бирмәсә, бурычлылар судка бирелә. Торак-коммуналь хезмәтләргә булган бурычларны эзләп алуга бәйле мәсьәләләрне көйләү буенча район комиссиясе тарафыннан узган ел - 79, комиссия эшли башлаганнан бирле 255 кешегә иск (дәгъва) бирелде. Әҗәтләрне киметүгә юнәлтелгән чараларны активлаштыру максатында җитәкче кадрлар составыннан район активы билгеләнү дә уңай нәтиҗә күрсәтә. Гомумән алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюда уңай динамика күзәтелә башлады. Узган ел нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, түләүләрне җыю дәрәҗәсе 102 % тәшкил итте. Республика буенча уртача күрсәткеч - 98,6%. - Илнар Фирдәвисович, гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүдә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта тулырак аңлатсагыз иде. 2017 елның 1 гыйнварыннан гомуми мөлкәтне тотуда кулланыла торган коммуналь хезмәтләр өчен түләү (салкын һәм кайнар су, электр энергиясе) коммуналь түләүләрдән алынып, торак бинаны тоту өчен түләү составына кертелде. Бу үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә булды. Моңа кадәр әлеге хезмәтләр өчен чыгымнар фатирларда яшәүчеләргә тигез итеп бүленгән булса, быелдан башлап ОДН норматив буенча исәпләнә. Гомуми йорт ихтыяҗларына түләүне киметү өчен беренчедән, һәр квартираның хисаплау приборлары (счетчиклары) булырга тиеш. Икенчедән, күрсәткечләрне бер вакытта алырга кирәк. Аның өчен йорттагы гомуми счетчикның һәм квартира счетчикларын бергә, бер вакытта алу мөһим. Кайбер йортлардагы квартира счетчиклары подъездга чыгарылмау сәбәпле, вакытында дөрес күрсәткечләрне алуда авырлыклар туа. Әйтергә кирәк, электр энергиясе өчен ОДН подъезд мәйданыннан гына исәпләнә. Чардаклар һәм подваллар норматив исәбенә кертелми. Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев