Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә булып узган гарасат кеше гомерен алып китте

Кичә, 30 май көнне Мөслимдә көчле давыл булды. Җилле-яңгырлы давыл нәтиҗәсендә шактый мөслимлеләр зыян күрде.

30 май көне мөслимлеләр өчени күңелсез хәбәрләргә бай булды. Иң элек, социаль челтәр кулланучылары арасында Казан һәм Азнакай шәһәрләрендә булып узган гарасат нәтиҗәләрен сурәтләгән фотолар таралды. Күршеләрдә булган давыл нәтиҗәсенә шаккатып өлгермәдек, өермәләре белән килгән яңгыр тиз генә вакыт эчендә Мөслим урамнарында да дулап китте. "Находка" кибете түбәсен җиргә алып салып каплады. Кайбер мәгълүматлар буенча, түбә астында шактый машиналар, хәтте кешеләр калган. Бер райондашыбыз авыр түбә конструкциясе астында калып алган җәрәхәтләрдән соң вафат булды. Бүген тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев