Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бөртеклеләрнең 17%ы җыеп алынган

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда район буенча 8600 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 17 проценты дигән сүз.

Урак башыннан 30 мең 100 тонна ашлык суктырылды. Гектар биреме район буенча уртача 35,1 центнер тәшкил итә. "Туган як" агрофирмасында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 38 әр центнер уңыш алалар. Агрофирмада беренче көннәрдә арпа суктырган булсалар, бүген комбайннар арыш басуында хәрәкәт итә. "Намус" агрофирмасында көзге бодайның гектарыннан 36 шар центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама