Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бертөрле казылык ашаган 20 кешене котыру авыруына тикшергәннәр

Карантин булган зонада сугым суелу сәбәпле, әлеге иттән ясалган казылыкны ашап, котыру авыру барлыгына шикләнеп килгән 20 райондашыбызга котыру авыруыннан вакцина ясалды. Игенче авылындагы хуҗалыкка котырган төлке керү сәбәпле, ат авырый башлый. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 34 атка вакцина ясалган. "Кешеләрнең тизарада хастаханәгә мөрәҗәгать итүләре дөрес. Анализлары билгеле булып, авыру дәлилләнмәсә...

Карантин булган зонада сугым суелу сәбәпле, әлеге иттән ясалган казылыкны ашап, котыру авыру барлыгына шикләнеп килгән 20 райондашыбызга котыру авыруыннан вакцина ясалды. Игенче авылындагы хуҗалыкка котырган төлке керү сәбәпле, ат авырый башлый. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 34 атка вакцина ясалган. "Кешеләрнең тизарада хастаханәгә мөрәҗәгать итүләре дөрес. Анализлары билгеле булып, авыру дәлилләнмәсә дә, шикләргә нокта куелу өчен дөрес адым бу" ,- ди районның баш табибы Рамил Морзаханов. Ветеринария белгечләре үз чиратында термик эшкәртелгән казылыкта котыру авыру булган очракта да, ул тулысынча юкка чыга дип белдерә. Прививкадан соң анализлар 10-15көн эчендә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев